Новости
19 Августа , 07:22

Кайгырту үзәге

Ыгы-зыгы белән тулган бу дөньяда шундый көннәр генә түгел, хәтта мизгелләр була: барлык борчу-мәшәкатьләрне читкә куеп, каядыр китәсе, онытыласы, җан белән дә, тән белән дә ял итәсе килә

Кайгырту үзәгеКайгырту үзәге
Кайгырту үзәге

Җылы да, якты да
Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның көндезге тору бүлекчәсе нәкъ менә шундый урын булуын күптән түгел эш сәфәре белән «Ышаныч» социаль йортында булып киткән Башкортстан Республикасы гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Лена Кәримова да зур канәгатьлек хисе белән билгеләгән. Кунак көндезге тору бүлекчәсендә үткәрелгән ремонт­ка һәм яңартылган җиһазларга югары бәя биргән.
Чыннан да, Калинин урамында, биек агачлар арасында сыенып утырган ике катлы бина ишегалды ук сине матур чәчәкләре белән елмаеп каршы ала.
Йомшак итеп ачылган ишектән тамбурга уздым. Шулкадәр шау-шуга ияләшкән колакларга килеп ирешкән рәхәт тынлык беренче мәлне мәзәк булып тоелды. Әллә кеше-мазар юк инде? Уйлап та өлгермәдем, икенче каттан ипләп кенә, йомшак башмакларына басып төшеп килгән өлкәннәргә тап булдым. Безнең шау-гөр килеп исәнләшкән тавышка бүлек мөдире Елена Панкова да эш бүлмәсеннән чыкты һәм, күптәнге танышын очраткан кебек, үзенә дәште.
Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның көндезге тору бүлекчәсе турында тәмле итеп сөйләвен күзәтеп, әлеге ханымның үз эшен никадәр яратуын тоймыйча мөмкин түгел.
– Без бу бинага ремонтны хәй­риячеләр ярдәмендә үз көчебез белән ясадык. Әлбәттә, кыенлыкларсыз гына эш бармады. Әмма без үз алдыбызга шундый бурыч куйдык: бернигә карамастан, биредә өйдәге кебек җылы һәм якты булырга тиеш. Һәм мине, шәхсән, бүлеккә килеп кергәндә, мондагы тынычлык һәм рәхәтлек бөтен барлыгымны биләп ала, – дип бәян итте Елена Витальевна.
Күптән түгел үз ишек­­ләрен ачкан Өлкән яшь­тәге гражданнарның һәм инва­лидларның көндезге тору бүлек­чәсендә хәзерге вакытта егермегә якын кеше ял итә. Гадәттә, нинди объект булуга карамастан, аны эшләтеп җибәргән тәүге көннәрдә кыенлыклар килеп туа.
– Юк, бар да яхшы булды. Бүгенге көндә төп проблема – кешеләр аз. Чөнки Октябрьскийда безнең бүлекчә ачылуы турында күпләр белми.
Аралашу оазисы
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлекчәсе ничек яши?
Биредә һәр көн елмаю, зарядка һәм сәламәтлек турында кайгыртудан башлана. Бүлекчәдә өлкәннәр вакыт уздырып кына калмый, алар 18 көн дәвамында тулы кыйммәтле тернәкләндерү курсы уза, аралаша, яңа дуслар таба һәм үзләрен зур гаиләнең бер өлеше итеп хис итә.
Көн ничек үтә? Иртәнге 10 сәгатьтән кичке бишенче яртыга кадәр кунакларны бай шөгыльләр көтә. Алар – сулыш гимнастикасы һәм лимфодренаж күнегүләре; тренажер залы яки ЛФК-зал; аякларга массаж, кресло-массаж, яктылык, музыка һәм ароматерапия; килүчеләр теләге буенча кулинария мастер-класслары; кислород коктейле, җиләк-җимеш һәм үләннәр чәе исәбенә көн саен витаминлаштыру. Үлән чәе өчен бөтнек, чабрец, мелисса кебек шифалы үсемлекләрне биредә ял итүчеләр үзләре үк әзерләгән. Файда белән узган вакыт.
Көнгә бер тапкыр кайнар ризык белән туклану каралган. Өлкән яшь­тәге гражданнарның һәм инва­лидларның көндезге тору бү­лекчәсенә тәмле әбәдне «Ышаныч» социаль йортыннан китерәләр: аш, икенче ризык, салат һәм җиләк-җимеш...
Төшке аштан соң халык ял бүлмәсенә җыела. Арада төрле сәламәтлеккә ия булган кешеләр бар. Шул фактны күздә тотып, монда дүрт карават хәстәрләнгән. Уңайлы диван һәм кәнәфиләр куелган. Өстәл уеннары, киносеанслар, әдәби һәм музыкаль сәгатьләр, шулай ук хәтер һәм акылның когнитив күнегүләре – болар барысы да киң файдаланыла.
– Иң мөһиме – аралашу. Күпләр үзләре генә килә, ләкин алар яңа дуслар белән китә, – дип сөйли бүлек мөдире Елена Панкова.
Бүлекчәгә йөрүче октябрьскийлылар көнне дүрт стена артында гына үткәрми.
Тарих-туган як музеена барган көн алар хәтерендә фронттан килгән, инде саргаеп беткән өчпочмаклы хатлар, күкрәк билгеләре, дошман пулясы тишкән котелоклар белән истә калган.
Бергәләп шәһәр паркларына чыгалар. Саф һавада физик күнегүләр ясыйлар. «Фонтан» кинотеатры ай саен бушлай кино карарга чакыра.
Бүлекчәнең үз ишек алды да күңелле чаралар үткәрү мәй­данчыгына әверелгән. Сабан туен хәтерләтеп уздырган бәйрәм чарасы өлкәннәрне күз бәйләп чүлмәк ваттырып, кашыкка йомырка салып ярыштырып кына калмаган, ул аларны рәхәтләнеп көләргә мәҗбүр иткән, биеткән һәм күңел ачтырган.
Бинаның үзендә йомшак урындыклар белән тәэмин ителгән актлар залы бар. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне кебек якты һәм матур бәйрәмнәр нәкъ менә шунда билгеләп үтелә. Ә менә Карбыз көне кебек «тәмле» бәйрәмнәрне оештырыр өчен иркен ашханәсе бар. Көн ахырында, өйдән алып килгән тәмлүшкәләр белән бүлешеп, чәйләп алырга да халык бирегә җыела. Чыннан да, монда нәкъ өйдәгечә: тирә-якка хуш исен таратып чәй пешә, матур эскәтертләр ябылган өстәлләргә чынаяклар тезелә...
Гап-гади кәгазь стаканнар да биредә урын алган. Юк, чәй эчәр өчен түгел. Дөрес сулыш алырга өйрәнү өчен: читтән торып предметларга өргән өлкәннәр үпкәләре өчен файдалы гимнастика «ясаган». «Тату стаканнар» конкурсында катнашучылар игътибарны ныгыту өчен биремнәр, тизлеккә манаралар төзеп кенә калмаган, алар гомерләрен дә озынайткан. Чөнки бу көнне биредә көлү авазлары озак тынмаган.
Көч тупларга ярдәм итәләр
Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен көндезге тору бүлекчәсе Махсус хәрби операциядә катнашучыларны хуплау үзәге белән дә тыгыз элемтәдә тора. Чөнки әлеге социаль учреждение кораллы низагтан имгәнеп кайткан ир-егетләрне кабул итәргә һәрвакыт әзер. Тернәкләндерү эше буенча белгеч Эльвера Еникеева күзәтчелегендә хәрбиләр дәвалау физкультурасы, физиотерапия, массаж, иҗади остаханәләр кебек чаралар уза. Бүлек коллективы аларга җан тынычлыгы һәм алга таба якыннары белән яшәр өчен көч табарга ярдәм итә.
Хәер, вак моториканы, хәтер һәм фикерләү сәләтен үстерә торган иҗади хастаханәләр, мастер-класс­лар инсульт кичергән кешеләргә дә үз сәләтләрен, өлешчә булса да, кире кайтарырга булыша.
Командалы хезмәттәшлек
Штатта барлыгы алты кеше: мөдир, өч белгеч – реабилитолог, психолог, социаль хезмәткәр һәм ике ярдәмче. Коллектив зур түгел, шулай булуга карамастан, команда бер үк вакытта 25 кешегә кадәр хезмәт күрсәтә ала.
Бүлекчә белән 1нче шәһәр хас­таханәсеннән табиб-гериатр Радик Рәхмәтуллин тыгыз хезмәттәшлек итә — үз пациентларын бирегә җибәрә, килеп лекцияләр үткәрә.
Бүлеккә йөрүчеләрнең уртача яше – 72. Арада туксан яшькә җитеп килә торган кунаклар да бар.
– Аларның күпчелеге ялгызлыктан туйган, тере аралашуга мохтаҗ кешеләр. Без һәр килүче үзен уңайлы һәм тыныч хис итсен өчен, барын да эшләргә тырышабыз. Бай программа һәм рухи атмосфера ярдәмендә күпләр үзләрендә хәтта моңа кадәр барлыгын да белмәгән яңа сәләтләрен ача, – диде Елена Витальевна елмаеп.
Планнар һәм якын киләчәк
Бүлекчәдә башкарасы эшләр дә юк түгел. Шуларның берсе – аз хәрәкәтләнүче гражданнарны кабул итү өчен ишек уемнарын киңәйтү. Моннан тыш, медицина кабинеты ачу һәм лицензия алу күздә тотыла. Моның өчен уңайлы һәм иркен бүлмә дә бар. Әлбәттә, ул ремонт таләп итә.
– Бу безне куркытмый. Тәҗри­бәбез бар. Әгәр без әлеге эшне башкарып чыга алсак, бүлекчәгә килүчеләрнең кан басымын гына үлчәп калмыйча, аларга укол ясау, система кую кебек беренчел медицина ярдәме күрсәтү хокукына да ия булачакбыз. Чөнки шәһәр хастаханәсенең көндезге стационарына эләгү һәрвакытта да мөмкин түгел, – диде бүлекчә мөдире Елена Панкова.
Быел 80 еллыгын билгеләп үтә торган Октябрьскийда гомер итүче, аның үсешенә үзләреннән лаеклы өлеш керткән кешеләр өчен Өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның көндезге тору бүлекчәсе ачылуы — матур һәм файдалы бүләк. Ул шәһәрдәшләрнең тәннәрен генә дәвалап калмый, җаннарын да сихәтләндерә. Чын кайгырту үзәге!

Кайгырту үзәге
Кайгырту үзәге
Кайгырту үзәге
Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас