Новости
10 июль , 13:35

Нык гаилә — ил терәге

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Октябрьскийда үрнәк парлар хөрмәтләнде, күңел ачу чаралары оештырылды

Нык гаилә — ил терәгеНык гаилә — ил терәге
Нык гаилә — ил терәге

Вакыт сынавы узган мәхәббәт
Никахлашу сараенда шәһәрнең иң лаеклы пары — Яна һәм Алексей Мальцевларга «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале һәм истәлекле таныклык тапшырылды.
Мендельсон маршы астында зал­га узган парны туганнары, гаилә дуслары һәм хөрмәтле кунаклар алкышларга күмде.
— Сезнең гаилә — вакыт һәм тормыш сынаулары аша узган чын тугрылык һәм үзара аңлашу үрнәге, — дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов. — Сез ныклы гаилә төзеп, җәмгыять үсешенә үз өлешегезне керттегез, һөнәри казанышларыгыз — шәһәр горурлыгы.
Бәхетле пар нәкъ 26 ел элек башланган мәхәббәт тарихын сөйләде. Бу еллар эчендә ир‑хатын бер бөтенгә әверелгән. Аларның шәхси һәм һөнәри язмышы туган Октябрьский белән аерылгысыз бәйләнгән. Биредә хыяллары тормышка ашкан, балалары туып‑үскән.
Мальцевлар үзләренең гаилә бәхете сере белән уртаклашты: «Иң мөһиме — сүзсез дә бер‑береңне ишетү һәм мәхәббәт».
Алексей һәм Яна «Никахлашу сараеның мактаулы кунаклары китабы»на имзаларын салды һәм матур никах вальсында әйләнде. Парны котлап, әниләре һәм дуслары чыгыш ясады, аларның җылы сүзләреннән күзгә яшь бөркелде.Тантана күмәк фотога төшү белән тәмамланды.

Буыннарны берләштерде
Яшьләр сараенда оештырылган бәйрәм чаралары күпләрне үзенә җәлеп итте. Биредә балалы яшь парлар, оныклары белән әби‑бабайлар һәм ямьле җәй көнен җылы, күңелле мохиттә үткәрергә теләүче шәһәрдәшләр дә җыелды.
«Яшь гаиләләр форумы» кысаларында берьюлы берничә мәйданчык эшләде. Яшьләр сарае бинасында бу көнне табиблар һәм психологлардан консультацияләр алырга, Изге Петр һәм Феврония Муромскийлар турында эчтәлекле мульфильм карарга, йога белән шөгыльләнергә мөмкин булды.
Урамдагы мәйданчыкларда иҗади остаханәләр һәм ярминкә җәелгән иде. Кунаклар остазлар җитәкчелегендә җепләрдән бәйрәм символы — ромашка брелоклары үрде, кәгазьдә гаилә гербы ясады, тере чәчәкләрдән кечкенә матур картиналар тудырды.
«#БуБезнеңФишка» акциясендә теләгән һәркем үз гаилә традицияләре, сәләтләре яки кызыклы вакыйгалар турында сөйләп, кыска видеороликлар төшерде.
Квестларда актив катнашучылар чарадан яхшы кәеф белән бергә бүләкләр дә алып кайтып китте. Шәһәребезнең сәләтле яшьләре концерты чарага тагын да ямь өстәде.

Уникаль парлар парады

Никахлашу сараенда үрнәк гаиләләрне хөрмәтләү тантанасы узды. Чарада озын парлы гомер юлы үткән гаиләләр белән бергә күптән түгел уртак тормыш тарихын яза башлаган яшьләр дә катнашты.
Октябрьский хакимияте башлыгы исеменнән шәһәрдәшләргә җылы тәбрикләү сүзләре җиткерелде.
Тантана кунаклары — Азалия һәм Рамил Исмаевлар, Гүзәл һәм Антон Купцовлар, Римма Шакирова һәм Рөстәм Хөснетдинов, Лариса һәм Олег Федоровлар, Лариса һәм Виктор Куршевлар, Дания һәм Равил Ахунҗановлар үз тарихын сөйләде. Танышу һәм кавышу көннәрен зур канәгатьлек хисе белән искә алдылар. Бәхетле гаилә булып яшәү серләре белән уртаклаштылар.
Матур гадәт буенча бәхетле парлар Октябрьский шәһәре юбилярларының мактау китабында үз имзаларын салып, гаиләләрен тагын да ныгытты. Әлеге икеләтә бәйрәм белән котлап, алар туй вальсында әйләнделәр.
Милли мәдәниятләр үзәге директоры Гөлназ Сәхабетдинова бәйрәм кунакларын тагын бер кат чын күңелдән тәбрик итеп, шәҗәрә төзү буенча осталык дәресе үткәрде. Бәйрәм ахырында тантана сәбәпчеләренә истәлекле гаилә портретлары тапшырылды.

Күңелләргә хуш килде

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне Ленин исемендәге скверда узган бәйрәм чаралары белән тәмамланды.
Биредә кунакларны бай эчтә­лекле һәм күптөрле программа көтте. Декоратив‑гамәли сәнгать күргәзмәләре, иҗади остаханәләр, ачык һавадагы уеннар почмагы, нәсел шәҗәрәсен төзү буенча осталык дәресе, ГТО спорт мәйданчыгы — һәркем күңеленә яткан шөгыль табып, вакытын күңелле итеп уздыра алды.
Шәһәрдәшләрне бәйрәм белән хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов котлап, ныклы гаиләләр — илебез терәге, дип ассызыклады. Октябрь Рәис улы «Ел гаиләсе — 2026» бөтенрусия конкурсының шәһәр һәм республика этапларында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.
Шәһәрнең иҗат коллективлары һәм солистлары әзерләгән концерт чын бәйрәм мохите тудырды. Чара барлык кунакларга яхшы кәеф бүләк итте һәм гаилә кыйммәтләренең мөһимлеген искә төшерде.

Нык гаилә — ил терәге
Нык гаилә — ил терәге
Нык гаилә — ил терәге
Нык гаилә — ил терәге
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас