Новости
11 Июня , 05:15

Мәрхәмәтле Элина

Башкортстанның төньяк‑көнбатыш районара «Гаилә» үзәгенең Октябрьский шәһәрендәге гаилә хезмәтендә теләсә кем эшли алмый. Сабырлык, төгәллек, теләктәшлек, тотнаклылык, кеше хәленә керә белү — төп таләпләр

Добавить в предпочтительные источники Google
Мәрхәмәтле ЭлинаМәрхәмәтле Элина
Мәрхәмәтле Элина

Элина Сибгатуллина менә шушы сыйфатларның барын да үзенә җыйган. Гәрчә гаиләләр белән эшләүче белгеч вазыйфасында ул әле артык озак эшләмәсә дә.
Шуңа карамастан, Элина Марат кызы үзе башкара торган хезмәтнең төп асылын аңлый. Ә ул авыр тормыш вәзгыятенә дучар булган кешенең рухи халәтен җиңеләйтү, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм өмет уяту.
Агымдагы атнаның беренче көнендә билгеләп үтелгән Социаль хезмәткәр көне уңаеннан без Элина белән эш кабинетында очрашмадык. Фазуллиннар — ул хезмәтләндерә торган гаиләләрнең берсе. Белгеч белән бергәләп аларның йортына килдек. Анна — күп балалы ана. Гаилә башлыгы — махсус хәрби операциядә. Өлешчә мобилизация кысаларында 2022 елда ирен кораллы низаг зонасына хатыны ике баласы белән озатып калган.
— Өченчесен дә алып кайтырга план бар иде. Әмма тормышыбызга килеп кергән әлеге күңелсез вакыйга үз төзәтмәләрен кертте. Тик вакытлыча гына булып чыкты. Ходай Тәгаләнең үз кодрәте. Өченче сабыебызга инде бер яшь тә өч ай. Без аны саклаучы фәрештәбез, дип атыйбыз. Балаларыбыз хакына әтиләре исән‑сау әйләнеп кайтыр, дип ышанам һәм җиңү көнен зарыгып көтәм, — диде Анна Сергеевна.
Гаилә башлыгы сугышка чыгып киткәндә, ана кешенең генә эче тулы борчулы уйлар булмый. Балалар өчен дә ул авыр сынауга әверелә. Үсеп килүче кеше психикасын аңлавы кыен. Мондый очракта белеп ярдәм итәргә кирәк. Әтиләрен фронтка озаткан балаларга «Гаилә» үзәге белгечләренең ярдәме бик урынлы була.
Шөкер, Фазуллиннар бүгенге көндә тулы кыйммәтле тормыш белән яши. Өлкән балалары уку елын яхшы билгеләргә тәмамлаган. Уллары матур әдәбият ярата, кызлары — иҗади шәхес. Ә менә зәңгәр күзле, бөдрә чәчле кечкенәләре барысын да тезеп бастыра.
— «Гаилә» үзәге уздыра торган бөтен чараларны да — мастер‑класс булсынмы, тематик очрашулар, тренинглар, бәйрәм кичәләреме — без аларны көтеп алабыз, актив катнашабыз. Балаларның җәмгыятькә чыгуы, кеше арасында булуы, аралашуы, яңа кул эшләре үзләштерүе бик яхшы. Кызыбыз ясаган оберегларны әтиебезгә генә түгел, ялга кайткан башка туганнарыбызга да биреп җибәрдек. Махсус хәрби операциягә безнең нәселдән киткән ир‑егетләр шактый. Инде һәлак булганнары да бар. Исәннәре өчен догада торабыз, — диде шәһәрдәшебез.
Элина Сибгатуллина бүгенге көндә 26 гаиләне кайгырта. Арада СВОда катнашучыларның гаиләләре күпчелекне алып тора.
— Аларда тәрбияләнүче балалар арасында мәктәпкә йөрүдән баш тартучылар бар. Буллинг, ана һәм бала арасындагы низаг кебек күренешләр белән дә еш очрашабыз. Социаль һәм психологик ярдәм күрсәтелә. Була шундый очраклар: ананың баласын табибка алып барырга я вакыты, я теләге булмый. Без бу эшкә дә алынабыз. Озын чиратларда торсак торабыз, әмма сабыйга кирәкле ярдәм күрсәтүне оештырабыз. Чөнки безнең төп максатыбыз гаилә эчендәге мөнәсәбәтләрне камил­ләштерүгә, балаларның гармонияле үсешенә ярдәм итү, — дип ассызыклады Элина Марат кызы.
«Гаилә» үзәге мәгариф бүлеге белән генә түгел, Октябрьскийның башка бик күп социаль хезмәт­ләре белән дә элемтәдә тора. Хас­таханәнең хатын‑кызлар кон­суль­тациясенә чираттагы тикшеренүгә килмәгән булачак ана турында да, кайдадыр сукбай бала йөрүе хакында да, үсмерләрнең тыелган матдәләр куллануына шик туган очракта да аларга хәбәр килеп ирешә. Дөрес, үзәк белгечләрен бөтен урында да елмаеп каршы алмыйлар.
— Агрессия күрсәтүчеләр дә еш була. Менә шундый очракларда без үзебезнең җәза отряды түгел, ә киресенчә, ярдәм кулы сузарга, алга таба яшәп китү өчен ресурс табарга булыша торган үзәк белгечләре булуыбызны аңлатабыз. Уртак тел табарга тырышабыз. Авыр тормыш шартларында югалып калган кешенең хәтта үзенә дөрес юл эзләргә ярдәм итәбез. Моның өчен кирәкле мотивация таба белү генә кирәк. Әмма арада берни эшләргә, вәзгыятьне уңай якка үзгәртергә теләмәгән гаиләләр дә бар. Менә алар белән эшләве бик читен. Кешенең максаты юк икән, аларның аңына барып җитүе кыенрак. Тик мин күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырышам. Уйланам. Беркемне дә үз бәласе белән ялгыз калдырмас өчен, чыгу юлларын эзлим. Чөнки миңа кечкенәдән кешеләргә ярдәм итү, аеруча өлкән яшьтәгеләр, инвалидлар белән аралашу ошый. Шәһәрнең инвалидлар җәмгыятендә эшләп алуым да бүгенге һөнәремдә булышлык итә. Ничек кенә булмасын, мин һәрвакыт истә тотам — безнең хезмәт иң беренче чиратта тирә‑яктагыларга шәфкатьлелек таләп итә, ул бик җаваплы һәм игелекле эш.
Менә шундый рухи һәм психологик авыр көннән соң җанны баланс­ка китерү аеруча мөһим. Элина Марат кызы хайваннарны үз итә. Аның ике песие бар. Урамнан табып алынган. Моннан тыш ул волонтер сыйфатында шәһәрнең сукбай этләр приютына да атна саен барырга тырыша. Үзе белән тәмле боткалар пешереп ала. Вольерларны чистарта. Сукыр эт белән саф һавада йөрергә ярата.
— Мәрхәмәтлелек бөт­ен кешедә дә булмаска мөмкин. Әмма аны үз‑үзеңдә тәрбияләргә мөмкин. Ачу, нәфрәт хисләрен тыеп калып, болай да сынаулар тудырып кына торган тормышны аз булса да җылырак һәм яктырак итүгә һәркем үз өлешен кертә ала, ‑ дип елмайды Элина Сибгатуллина.

Автор:Ильмира Галиева