Барлык яңалыклар
Новости
4 декабрь 2025, 11:00

Чыршы сайлый беләсезме?

Урман гүзәлләрен сатып алганда, берничә киңәшкә колак салсагыз, ялгышмассыз.  

Чыршы сайлый беләсезме?
Чыршы сайлый беләсезме?

Иң беренче чиратта, чыршының тышкы кыяфәтенә игътибар итәргә кирәк: ылыслары бераз майлы, ачык яшел төстә, шактый сыгылмалы булырга тиеш. Димәк, ул югары сыйфатлы агач. Кәүсәнең чабылган урыны чиста булырга тиеш, аның кырыйлары кара төстә булса, чыршы чирле яисә ул күптән киселгән. Сәламәт чыршының кәүсәсе тигез, туры, ярыксыз була. Кабыгында күгәрек һәм кара таплар булырга тиеш түгел. Ә менә сумала булу, киресенчә, яхшы билге: бу агачның сыйфатлы һәм сәламәт булуын күрсәтә. Сәламәт агачтан ылыс исе әллә каян аңкып тора. Шулай ук аскы ботакларга да игътибар итәргә кирәк: алар өскә караган булырга тиеш.

Чыршыны махсус базардан 20 декабрьләр тирәсендә сатып алу яхшырак. Раштуа агачлары һәм киселгән ботаклар - барлык яңа ел табигый материалы фитосанитария куркынычы продукциясе булып санала, ул мәҗбүри тикшерелергә һәм сертификацияләнергә тиеш, контрольсез әйләнештә була алмый. Шуңа күрә Раштуа агачларын сату белән шөгыльләнүчеләргә шуны истә тотарга кирәк: карантин фитосанитария зоналарыннан урман гүзәлен чыгару көчәйтелгән квалификацияле электрон имзалы электрон документ нигезендә генә башкарыла.

Карантин сертификаты алу өчен гражданинга, шәхси эшмәкәргә яисә юридик затка Россельхознадзорның Башкортстан Республикасы буенча идарәсенә документлар пакеты, шул исәптән карантин сертификаты бирү турында гариза тапшыру таләп ителә. Карантин сертификаты үз эченә карантинга бәйле йөкне алучының һәм җибәрүченең исеме һәм урыны, йөкнең атамасы һәм аның күләме турында белешмәләрне, транспорт чаралары, карантин астындагы йөкнең карантин фитосанитар торышы турында мәгълүматны ала. Күрсәтелгән гаризаны Дәүләт хезмәтләре яки «Аргус-Фито» ФГИС программасы аша бирергә мөмкин.

Сертификатны рәсмиләштерү, карантиндагы продукцияне чыгару яки күчерү тәртибе турында консультациягә, шулай ук Башкортстан Республикасы территориясендә урнашкан карантин фитосанитар зоналар турындагы мәгълүматка ия булу өчен 8 (347) 232-92-90 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.

Фәйрүз ДӘҮЛӘТБАЕВ, Россельхознадзор БР буенча идарәсенең дәүләт инспекторы.

Автор:
Читайте нас