Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
19 ноябрь , 13:52

Дөнья беренчелегеннән көмеш белән

Октябрьскийның 1нче олимпия резервы спорт мәктәбе укучысы Диләрә Сәмигуллина билбау көрәше буенча дөнья беренчелегенең көмеш медален яулады. Ул 70 кг авырлык категориясендә 15‑17 яшьлек кызлар төркемендә бил алышты.

Дөнья беренчелегеннән көмеш белән
Дөнья беренчелегеннән көмеш белән

Русия җыелма командасы составында дөнья чемпионаты һәм беренчелеге медальләре өчен көрәштә безнең шәһәрдән тагын ике көрәшче Ислам Гыймадиев һәм Евгений Зиязов катнашты.


— Диләрә көрәш белән биш ел элек мавыга башлады. Кыз бик тырыш һәм хезмәт сөючән, нәтиҗәсе дә шуннан. Дөнья беренчелегенә максатчан рәвештә ел буе әзерләндек. Призерлар составына керүне максат итеп куйдык һәм аңа ирештек, — дип шәрехләде Диләрәнең тренер‑укытучысы Айдар Исламгулов.


Казанның «Ак барс» көрәш сараенда узган ярышларга 34 илдән 257 спортчы җыелган. Келәмдә 84 комплект бүләк уйнатылган. Русия җыелма командасы җиде алтын, җиде көмеш һәм 17 бронза медаль яулаган.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: