Җәяүлеләр катнашында юл‑транспорт һәлакәтләренең артуы тәүлекнең караңгы вакытында күзәтелә. Мондый бәхетсезлек очраклары беренче чиратта якты көннең кыска булуы һәм явым‑төшемнәрнең артуы белән аңлатыла. Караңгы һәм аеруча «дымлы» һава торышында җәяүлеләр машина йөртүчеләр өчен туры мәгънәсендә күренми башлый. Шуңа бәйле рәвештә Дәүләт автоинспекциясе барлык җәяүлеләргә һәм бигрәк тә балаларга, юл куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, яктылыкны кире кайтара торган элементлар кирәклеген искәртә.
Машина йөртүче җәяүлене юлда 25‑30 метрдан да артык булмаган ераклыктан күрә, тик сәгатенә 50 чакрым тизлек белән хәрәкәт иткәндә дә автомобильнең тукталыш юлы шушы дистанциядән артып китә. Тәүлекнең караңгы вакытында юлда кешенең күренеп торуын яхшырту өчен, җәяүлегә үзен яктылыкны кире кайтара торган элементлар белән билгеләргә кирәк. Мондый очракта җәяүле фараларның якын утында — 140‑150 метр, ерак утында 300‑400 метр арада күренә. Бу йөртүчегә, юл‑транспорт һәлакәтен булдырмый калу өчен, хәрәкәт тизлеген киметергә һәм игътибарлырак булырга мөмкинлек тудыра.
Дәүләт автоинспекциясе юлны кичкәндә һәм юл кырыеннан тәүлекнең караңгы вакытында яки күз күреме җитәрлек булмаган шартларда барганда, җәяүлеләргә үзләре белән яктылык кайтара торган элементлар булган предметлар йөртергә һәм бу предметларны транспорт чарасы белән идарә итүчеләргә күрү мөмкинлеген тәэмин итәргә киңәш итә.
Артур Хөснетдинов, Октябрьский буенча Дәүләт автоинспекциясе бүлеге начальнигы