Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 октябрь 2024, 18:30

Улларыгыз батырлыгы белән горурланабыз!

Сентябрьдә Башкортстанда “Русия халыклары ассамблеясе” гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасының төбәк бүлеге һәм “Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы тарафыннан «Ватанны саклаучының әтисе» иҗтимагый медале булдырылды.    

Улларыгыз батырлыгы белән горурланабыз!
Улларыгыз батырлыгы белән горурланабыз!

Бу медальгә актив иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүче, СВО ветераннарына һәм анда катнашучыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итүче, яшьләр һәм ветераннар өчен үрнәк булган әтиләр лаек була.

Бүген Уфада «Ватанны саклаучының әтисе» иҗтимагый медале белән бүләкләү тантанасы узды. Үз Ватанының чын патриотларын тәрбияләгән 18 әти шушы дәрәҗәле бүләккә лаек булды. Бүләкләнүчеләр арасында – Русия геройларының җиде әтисе. Чарада республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесе Максим Забелин катнашты.

─ Бүген бу залга улларын тәүге адымнарыннан кыю, батыр һәм җаваплы булырга өйрәткән әтиләр җыелды. Сезнең улларыгыз безнең якты киләчәк, тыныч күк йөзе өчен көрәшә. Республикада махсус хәрби операциядә катгнашучылар, аларның гаилә әгъзаларына һәрдаим ярдәм күрсәтелә. Безнең бурыч ─ яугирләргә сугыш зонасында да, туган якларына кайткач та ярдәм итү. Бу максатларда төрле программалар гамәлгә кертелде һәм уңышлы эшләп килә. Республикада хатын-кызлар отрядлары төзеләчәк, алар хәрби госпитальләрдәге яугирләргә ярдәм итәчәк. Кызганычка каршы, бүген залда улларын югалткан әтиләр дә бар. Үземнең һәм республика Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән ватанпәрвәр, кыю, каһарман ир-егетләр тәрбияләгәнегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәм. Сез үзегез дә чын батырлар! ─ диде Максим Забелин.

─ «Аталы бала ─ аркалы», ─ ди халык мәкале. Әти ─ һәр кешенең тормышында төп ир-ат. Ул ─ гаилә терәге һәм яклаучы. Ата ─ гаиләсенең һәм нәселенең исемен, намусын кадерләп саклый, чөнки аның дәвамчысы булып тора. Ул укытучы да, остаз да. Без сезнең улларыгызның батырлыгы һәм каһарманлыгы белән горурланабыз! Чын патриотлар тәрбияләгәнегез өчен рәхмәт! ─ диде “Ватанны саклаучының әтисе” проекты авторы, ”Ватанны саклаучылар” махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фондының Башкортстан буенча филиалы җитәкчесе Гөлнур Колсарина.

Бу көнне Русия Герое Максим Серафимовның әтисе Владимир Викторовичның да әйтер сүзләре бар иде. Максим Серафимов махсус хәрби операция уздыру зонасында бурычын үтәү барышында батырларча һәлак булды. Владимир Викторович үзе дә актив патриотик эшчәнлек алып бара: квадрокоптерлар һәм дроннар өчен 3D-принтерда күпләп детальләр әзерләүне тәэмин итә. Сугышчыларыбыз ихтыяҗлары өчен гуманитар ярдәм җыеп җибәрә. Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү чараларында актив катнаша.

Бүген дә СВО зонасында көрәшкән Русия Гарое Борис Дудконың әтисе Александр өч ул тәрбияләп үстергән. 

─ Безнең нәсел 85 ел дәвамында Ватан сагында тора. Нәселебездә күбрәк малайлар туа. Чыгышыбыз белән Алтай, Себер якларыннан. Ә алар бераз корырак булса да, бик ышанычлы кешеләр. Әле оныгыбыз кадет корпусына кереп, династиябезне дәвам итә. Бүген чарада катнашкан әтиләр исеменнән сезгә зур рәхмәт җиткерәм. Балаларны тәрбияләү сере барыбызныкы да бер. Улларыбыз ирләрдә булырга тиешле иң яхшы сыйфатларны: туган илләренә тугрылык һәм каһарманлык үрнәге күрсәтте, ─ диде ул.

Чара ахырында анда катнашучылар Миңнегали Шәйморатов һәйкәленә чәчәкләр салды.

Резеда ГАЛИКӘЕВА,
Динар КӘЛИМУЛЛИН фотосы.

Чыганак: «Кызыл таң»

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: