Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь , 12:40

Әллә тычканнар тынычлана төшкәнме?

Агымдагы елның 9 аенда Октябрьскийда геморрагик бизгәк белән авыруның өч очрагы теркәлгән. 2023 елның шул ук чорында 56 кеше авырган.

Авыруның иң югары ноктасы көзге чорга туры килә. Республиканың Роспотребнадзоры мәгълүматларына караганда, 2024 елның 9 аенда Башкортстанда 114 кеше авырган, аларның күбесе — 20 яшьтән 50 яшькә кадәрге ир-егетләр, бу аларның авыл хуҗалыгы һәм төзелеш эшләрендә активрак катнашуы, балык тотуга һәм ауга чыгулары белән бәйле.


Геморрагик бизгәк авыруын вак кимерүчеләр — җирән кыр һәм урман тычканнары йоктыра. Алар, әйләнә-тирә мохитне пычратып, төкерек, сидек һәм тизәк белән вирус бүлеп чыгаралар. Кеше организмына вирус тузан сулаганда, кимерүчеләр бүлендекләре белән зарарланган азык-төлек аша, шулай ук тәмәке тартканда һәм юылмаган куллар белән ризык кабул иткәндә эләгергә мөмкин.
Инфекция йоктыру вакытыннан алып чирнең беренче билгеләре барлыкка килгәнчегә кадәр уртача ике-өч атна уза. Тычкан бизгәге белән авыручы кеше йогышлы түгел.
Авыруның беренче билгеләре — туңу, тән температурасы 39-40 градуска кадәр күтәрелү, көчле баш авыртулары, мускулларда, буыннарда сызлау, аппетит югалуы, бил авыртуы, сусау, бөерләрнең эшчәнлеге бозылу сәбәпле сидек бүленеп чыгуның кискен кимүе барлыкка килсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.


БР буенча Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсенең территориаль бүлеге җитәкчесе Нәзирә Габидуллина:
— Бүгенге көндә геморрагик бизгәк авыруына каршы вакцина юк, шуңа күрә чир белән көрәшнең төп ысулы специфик булмаган профилактика кала: алар — территорияләрне көнкүреш чүп-чарларыннан, ауган агачлардан, чүп үләннәреннән чистарту; биналарга кимерүчеләрнең үтеп кермәвен тәэмин итү — стеналарда, идәндә ярыкларны ямау, бусагаларны ишекләргә якын итеп берекетү; торак биналарда, шәхси йортларда, корылмаларда һәм бакча кишәрлекләрендә дератизация үткәрү. Азык-төлекне тычканнар үтеп керә алмастай урыннарда, тыгыз ябык савытта саклагыз, тычканнар пычраткан һәм бозган ризыкларны кулланмагыз. Кимерүчеләрнең эзләре булган корылмаларны һәм биналарны көнкүреш өчен рөхсәт ителгән теләсә нинди дезинфекция чараларын, бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар кулланып, дымлы ысул белән генә җыештырыгыз, аннары кимерүчеләрне юк итү буенча чаралар күрегез. Печән, салам ташыганда респираторлар, марля битлекләре, перчаткалар кулланырга кирәк. Ашар алдыннан кулларыгызны яхшылап юыгыз.

Елена КРЮКОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: