Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь , 14:24

Үги әнинең олы йөрәге

Әлеге фаҗигә булган вакытта гаиләдә иң олыбыз — апама 12 яшь, ике абыйга 6‑7, миңа — өч, энекәшкә яшь ярым була. Бу вакытта нинди авыр хәлдә калганын үзе дә сәламәтлеккә туймаган әтиебез үзе генә белгәндер.

Минем әле дә күз алдымда: әтине, алты айлык бала кебек, мендәргә сөяп куялар, муенына мамыктан теккән түгәрәк япма бәйлиләр иде. Бик озак авырды. Кайсы гына хастаханәгә бармасын, нинди чир икәнен әйтә алмадылар.


Йөри торгач, ниһаять, Октябрьскийдагы бер табиб әтигә диагноз куйган: «талпан энцефалиты». Әти әлеге докторны исем‑фамилиясе белән мактап сөйли иде. Дөрес диагноз буенча дәвалагач, әтиебез йөреп китте, шулай да ярты гәүдәсе паралич суккан килеш калды. Әмма ул барлык әгъзалары төзек булган кешеләрдән артык дөнья көтте.


Үземне белә‑белгәннән хәтерлим: картәткиебез бик усал булды. Өстәвенә, акылдан язган картинәки. Аклар‑кызыллар сугышы заманында картинәкинең улы, аклардан качып, сәндерәдәге печән арасына кереп качкан булган. Аклар килеп, сәнәк белән төрткәләп, аны табып алалар. Өстерәп алып төшеп, картинәкинең күз алдында җәзалап үтерәләр. Шуннан соң картинәки чирләп калган. Боларны инде безгә әни сөйләгән иде.
Менә нинди гаиләгә килеп эләгә үги әни, тик аны үги дип әйтергә телем әйләнми: биш бала, чирле ир, усал картәтки, башы киткән картинәки...


Безнең авылда капчык‑капчык солы тараталар иде. Сары солы арасыннан кара солыны чүпләп утырдык. Укырга да, уйнарга да вакыт калмады. Шул солы аркасында ялган документ белән әтине төрмәгә ябалар. Өй суык, ягарга утын юк, тузган кием, өшеп, ач‑ялангач утырабыз. Бер мәлне ишек ачылды, ишектән ап‑ак булып суык килеп керде, аннан картәтки күренде, кулында — чыбыркы. «Бар, кайтып кит, нишләп торасың монда», — дип чыбыркысы белән әнигә суга башлады. Без, куркышып, елый‑елый әнине уратып алдык. «Беркая да җибәрмибез, ул безнең әни, бар, үзең чыгып кит!» — дип карәткине куабыз.


Әти авыру булгач, төр­мәдән кайтмас, дип уйлыйлар. Ике абыйны — Балтайның, энекәш белән мине Уфаның балалар йортына урнаштырырга уйлаганнар, документлар әзерли башлаганнар. Апам бу хәлне каяндыр ишетеп алган. Шешәгә керосин тутырган да картәткигә кергән (капма‑каршы гына тора идек, уртада коридор). «Картәтки, әгәр мине туганнарымнан аерсаң, сиңа шушы җитә: өең дә, үзең дә булмаячаксың. Үләбез икән, барыбыз да кочаклашып, бер почмакта үләбез,» — дигән. Куркып калган картәтки бу уеннан кире кайткан.


Үсә төшкәч, «Әни, ничек курыкмыйча килдең бу гаиләгә?» — дип аңардан сорый идем.
— Кызгандым үзегезне, торып карыйм да, кайтып китәрмен дигән идем. Килеп керү белән «Әни кайтты, әни кайтты!» — дип алдыма килеп утырдыгыз. Әйбәт булдыгыз, шуңа яшәп калдым, — диде.
Нинди әйбәт булу ди, нинди генә булсак та без бит бала‑чага. Биш балада биш холык, нинди генә чакларыбыз булмаган. Мич башыннан сикереп төшеп мендәр йоны очырумы... Абыйлар аеруча шук булганнар, бөтен авыл сөйли иде аларның кыланмышларын. Өйдә бер исән нәрсә тормаган, сәгатьме, радиомы — кешесен карыйбыз дип ватып бетергәннәр. Морҗаны аркылы тишеп, саламнан телефон үткәреп сөйләшкәннәр һәм башкалар. Мин үзем дә бик үпкәчел идем, үсә төшкәч, нигә болай итәм әле, дип холкымны үзгәрттем.


Кайсыбер гаиләдә хәтта үз әниләре белән тату яшәмиләр. Без исә бик дус яшәдек, безнең гаиләдә каршы эндәшү, әрләшү дигән нәрсә булмады. Безне карап үстергән өчен әниемә әле булса мең‑мең рәхмәтләр укыйм.
Аны искә алмый калган көнем юк. Уйлыйм‑уйлыйм да, әллә ул ике йөрәкле булдымы икән, дип уйлап куям. Нинди генә авыр вакытлары булган, тик безне ташлап китмәгән. Әти белән тора башлагач, әни бер ир бала тапты. Аның белән дә гомер‑гомергә бик дус булдык. Хәзергесе көндә без аның белән икәү генә торып калдык. Әти‑әниемнең җаннары ахирәттә, оҗмах­ларда булсын.
Мин бу язмамны, бәлки, кайсыбер хатын‑кызларга әниебез дә, гаиләбез дә үрнәк булыр, дип яздым. Башка гаиләләрдә дә туган туганның кадерен белсен, теләсә кайсы вакытта да үзара янәшә булып, бер‑берсенә терәк булып, ярдәм итеп яшәсеннәр иде дигән теләктәмен.

 

Лилия Шәяхмәтова, Кандра авылы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: