Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 Май , 13:56

Октябрьский шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.

Җиңү көне алдыннан Русия төбәкләрендә «Георгий тасмасы» патриотик акциясе уза. Кара-алсу тасмалар Бөек Ватан сугышында батырларча Җиңү символына, ветераннарга мәңгелек рәхмәт билгесенә әверелде.

Октябрьский шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.
Октябрьский шәһәренең Дәүләт автоинспекциясе «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм итү алдыннан Россия Эчке эшләр министрлыгының Октябрьский шәһәре буенча ЮХХДИ хезмәткәрләре һәм 8нче мәктәп укучылары - шәһәрнең «Хәрби җыр һәм саф» смотры җиңүчеләре «Георгий тасмасы» Бөтенрусия акциясенә кушылдылар.
Акция барышында автомобильчеләрне туктатып, аларны 9 Май белән котладылар. Яшь ярдәмчеләребез белән бергә шоферларга халкыбызның батырлык символы - Георгий тасмаларын тапшырдык, яхшы кәеф һәм имин юллар теләдек, берьюлы хәрәкәт вакытында бик игътибарлы һәм сак булырга кирәклеген дә искәрттек.

Алинә НАШИРВАНОВА,
Октябрьскийның ЮХХДИ бүлекчәсе инспекторы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: