Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 март , 13:50

Ана күңеле — балада!

Зөлфия Розиновна өч балага гомер бүләк иткән хатын‑кыз.

Ана күңеле — балада!
Ана күңеле — балада!

— Бу якты дөньяда минем өчен төп байлык — ул гаиләм. Ул минем терәгем, таянычым, шатлыгым һәм борчылуларым да, — дип әлеге мөлаем йөзле ханым сөйләгәндә, аның һәр сүзендә якыннарына карата кайгыртучанлык тоелды, ә матур күзләрендә мәхәббәт чаткылары балкыды.
Бактың исә, Зөлфия Галә­үтдиновага тирә‑­юньдәге­ләрне кайгырту, алар өчен борчылу хисе табигатьтән бирелгән икән. Юкка гына ул укытучы һөнәрен сайламаган.
— Беренче белемем буенча мин башлангыч сыйныфлар укытучысы, Төрекмән бистәсендәге 6нчы мәктәптә эшләдем. Укучыларым белән әлегә кадәр элемтәдә торабыз, алар мине игътибарсыз калдырмый, барлык бәйрәмнәр белән котлыйлар. Соңрак язмыш мине искиткеч бер хатын‑кыз белән очраштырды, ул миңа банк өлкәсендә үземне сынап карарга тәкъдим итте. Уңышлы килеп чыкты һәм мин 20 елга якын «Уралсиб» банкында хезмәт куйдым. Бүген хакимиятнең җир‑мөлкәт мөнәсәбәтләре һәм торак сәясәте идарәсендә эшлим, — дип үзе белән кыскача гына таныштырып үтте гәзитебез кунагы.
Кайсы тармакта гына мәшгуль булмасын, Зөлфия ханым өчен гаиләсе һәрвакыт алгы планда була. Алтын урталыкны таба белгән ананы өендә өч кызчыгы‑йолдызчыгы сагынып көтеп тора.
— Алар минем өчен яшәү мәгънәсе, тормышым гөлләре. Өлкән кызым Элина — уң кулым, хәзер ул минем төп терәгем. Узган елда кияүгә чыкты, инде үзе гаилә корды. Хәләл җефете белән бергә «Пакер» фирмасында эшли. Уртанчы кызым Залинага 16 яшь. Ул 3нче гимназиядә белем ала. Музыка белән мавыга. Кечесе — иң татлысы, иң назлысы Әминәгә тиздән 6 яшь тула. Үзе актив, үзе шук. Инде хәзер үк ул безне үзенең таланты белән шатлыкка күмә. Быел Әминә балалар бакчасында узган Гагарин кубогына полиолимпиадада катнашты. Үз яшь категориясендә беренче урынны алган кызым шәһәр олимпиадасында катнашу хокукына ия булды. Әтиләре алар белән горурланыр иде...
Язмыштан — узмыш юк. Әмма тәкъдиреңә язылган сынауларны сынмыйча, тормыш давылларында югалып һәм ялгышып калмыйча, лаеклы уза белергә кирәк. Шулай килеп чыккан инде, Зөлфия Галәүтдинова кызларын бер ялгызы тәрбияли. Алар өчен әти дә, әни дә булу йөген үзенең юка иңнәрендә күтәргән хатын‑кызның җаны сызлаган, күзләренә яшь тулган көннәре дә аз булмагандыр. Тик ул ихтыяр көчен бер йодрыкка туплап, алга барырга, кызларына яхшы үрнәк булырга үзендә көч тапкан олы йөрәкле хатын‑кыз. Янәшәсендә әти‑әнисе булуына да Зөлфия ханым Ходай Тәгаләгә рәхмәтле.
— Мин бик бәхетле ана. Кызларым минем өчен бала гына булып калмады. Алар минем төп терәгем. Безнең серләребез уртак. Авырлыклар туганда, уртага салып, бергәләп киңәш‑табыш корабыз, һичшиксез, чыгу юлын табабыз. Хәтта кечкенә Әминә дә өлкәннәрчә фикер йөртә, аның белән сөйләшүе — үзе бер олы шатлык, — дип елмая бәхетле ана.
Тормыш мәшәкатьләре туып кына торуга карамастан, алар бүген дә бергә һәм бердәм булырга вакыт таба. Бергәләп чаңгы шуалар, концертларга йөриләр, шәһәр чараларында булырга яраталар.
— Киләчәктә кызларым нинди генә юл сайламасын, мин аларга һәр очракта да ярдәм кулы сузарга, киңәш бирергә әзер. Мин аларның алдагы көннәрдә дә һәрвакыт шулай туганлык җепләрен саклап, дус яшәүләрен телим. Әмма, иң мөһиме, алар теләсә нинди вәзгыятьтә дә кеше булып калсын!
Ана теләгән изге теләкләр янында башка сүз төссез һәм урынсыз.


Илмира ГАЛИЕВА
Фото гаилә архивыннан

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: