Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 декабрь 2023, 15:19

Хуш киләсең, Яңа ел!

Кытай календаре буенча Яңа 2024 ел — яшел Аҗдаһа елы.  

Хуш киләсең, Яңа ел!
Хуш киләсең, Яңа ел!

Үсәбез һәм яңарабыз

Кытай календаре буенча Яңа 2024 ел — яшел Аҗдаһа елы.

Бу — үсү һәм чәчәк ату символы. Яшел төс яшәешне, үсешне һәм яңарышны тас­вирлый, ә агач тотрыклылыкны, көчне һәм ныклыкны гәүдәләндерә. Шулай итеп, яшел Аҗдаһа елы безгә тормышта уңай үзгәрешләр вәгъдә итә.

Аҗдаһа, еш кына борынгы белемнәрне һәм хәзинәләрне саклаучы көчле җан иясе буларак, хакимлек, зирәклек символы да булып тора. Димәк, Яңа елда бездән тәвәккәл эш‑гамәлләр, акыллы фикерләр таләп ителә.

Кытайда Аҗдаһага көмеш һәм алтын ялтыравык бик ошый, дип ышаналар. Шуңа күрә Яңа елны каршы алганда, бу төсләрдәге киемнәр бик тә урынлы булачак. Шулай ук ак, сары, кызыл төсләр дә — отышлы вариант. Зәңгәр төсләрне исә Аҗдаһаның җене сөйми.

 

Ихлас теләкләр чынга аша

Яңа ел мәшәкатьләре белән мавыгып, бәйрәм көннәрендә теләкләр әйтергә онытмагыз! Уй‑теләкләрегезне, кәгазь битенә язып, мендәр астына куярга мөмкин. Әгәр сез үз көчегезгә һәм мөмкинлекләрегезгә чын күңелдән ышанасыз икән, Аҗдаһа аны үтәячәк, дип санала.

Астрологлар фикеренчә, үз‑үзенә ышанган һәм максатчан кешеләр уңышка ире­шәчәк. Шуңа күрә икеләнүләрне, шик‑шөбһәләрне җиңәргә кирәк. Ләкин артык нахал булырга да ярамый. Аҗдаһа аларны өнәми. Киләчәккә төгәл планыгыз булсын.

Яңа елда безне кызыклы һәм яхшы вакыйгалар көтә. Кемнедер — карьера үсеше, икенче берәүне — күптән көткән сабые тууы, өченчеләрне — мөнәсәбәтләр яхшыруы һәм башкалар.

Шул ук вакытта Аҗдаһаның куркыныч булуын да онытмагыз. Төрле шикле кешеләр һәм эшләр белән бәйләнешкә кереп, аның ачуын кабартмагыз. Астрологлар әйтүенчә, агач Аҗдаһа тынычлык яратучы зат. Ул яңалыкларга җайлашырга һәм тетрәнүләрне урап узарга ярдәм итәргә тиеш. Ничек кенә булмасын, Яңа ел барыбызга да көтелмәгән шатлыклар, гаилә бәхете, дөнья иминлеге алып килсен! Фаразларга гына ышанып калмыйча, киләчәккә матур өметләр баглап, ышанычлы адымнар белән атлыйк!

 

Бүләкләрсез тормыш күңелсез

Туган‑тумачага, дус‑ишкә нинди бүләкләр ясарга? Монысы да җиңел сорау түгел. Аеруча Аҗдаһа елында. Чөнки ул гаҗәпләндергәнне ярата. Якын кешегезгә спорт залына, бассейнга абонемент яисә һава шарында очарга юллама алып бирә алсагыз, бик яхшы. Бизәнгеч, матур кием, өйне бизәүче бүләкләр дә хуплана.

 

Нинди ризык белән сыйларга?

Табында кимендә унике төрле ризык булырга тиеш! Ә аңа кадәр өстәлгә ак яисә кызыл эскәтер җәегез. Шәмнәр һәм декоратив элементлар турында онытмагыз. Матур салфеткалар куегыз.

Быел сыйлар бик тәмле һәм юмарт булырга тиеш. Кытайларда аҗдаһа — императорларга якын зат. Аны лаеклы каршы алырга кирәк.

Аҗдаһа ит ризыкларын бик хөрмәт итә. Ул балык, башка төрле диңгез продуктлары, тәмләткечләр, сарымсак, борыч та ярата. Соңгы арада модага кереп киткән суши‑роллар белән дә сыйланырга мөмкин. Табынга күп итеп яшелчә, җиләк‑җимеш куярга оныт­магыз. Әйтик, әфлисун — муллык билгесе, ә помело — гаилә бәхете символы. Шуңа күрә нәрсә әзерләсәгез дә ел хуҗасы шат булыр. Иң мөһиме — сыйларыгыз бик тәмле, матур итеп куелган булсын.

 

Аҗдаһа ит ярата...
Ә кем аны яратмый?!

Хуҗабикәләрнең баш каткан көннәре. Алар меню кайгырта. Үзләренең инде шактый тузып беткән тәмлүшкәләр язылган дәфтәрләрен актара, андагы рецептлар канәгатьләндермәсә, дөнья челтәрләренә мөрәҗәгать итә. Шулай да иң яхшысы — гаиләң белән яратып сыйлана торган ризык!

Инде ничәмә‑ничә еллар ахирәтем Яңа ел табынына үрдәк пешерә. «Кайберәүләр шикелле, йолдызнамә укып, Яңа ел табынына тегесе ярамый, монысы ярамый икән дип һич баш ватмыйм. Бер кичкә — кер мичкә», — дип шаярта ул әлеге майлы һәм тәмле ризык алдында нәфесен тыя алмыйча.

Үрдәкне ярты кап тоз салынган суда бер тәүлек тотасың. Судан алып эчен‑тышын корытасың. Соус әзерләр өчен берәр аш кашыгы аджика, бал, соя соусы, әфлисүн һәм лимон соклары, бер тырнак сарымсак таләп ителә. Кошның эчен һәм тышын шушы соус белән яхшылап уарга, тәме сеңсең өчен, түшкәнең итлерәк урыннарын кискәләргә кирәк. Үрдәк эченә караҗимеш, алма, әфлисүн тутырып, аны ике сәгатькә тынычлыкта калдырырга. «Рукав»ка тыгып, берничә урыннан тишкәләп, сәгать ярымга кызган духовкага куярга. Мичнең кызулыгы — 180 градус. Безнең деликатес пешеп чыгарга 15 минут кала, «рукав»ны ачарга киңәш ителә — үрдәк кызарып, тагын да аппетитлырак булачак.

Ашларыгыз тел йотарлык булсын, дуслар!

 

Сәхифәне Илмира ГАЛИЕВА әзерләде

 

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: