Туган як
+7 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2023, 22:21

Октябрьскийда – яңа башлык

Агымдагы елның 9 ноябрендә Алексей Пальчинский Октябрьский хакимияте башлыгы булып билгеләнде. Бу хактагы карар шәһәр округы Советының 43 утырышында кабул ителде.

Милли мәдәниятләр үзәгенең кече утырышлар залында узган утырыш эшендә шәһәр депутатларыннан һәм чакырылган вәкилләрдән тыш, Башкортстан Республикасы Башлыгының Муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү буенча идарә начальнигы Юрий Коземаслов, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы – Корылтай секретариаты җитәкчесе, конкурс комиссиясе рәисе Марат Шәйхулов, Башкортстан Республикасының финанслар министры урынбасары, конкурс комиссия рәисе урынбасары Зинур Бакиров һәм башкалар катнашты.
Шәһәр округы Советының көн тәртибенә чыгарылган бердәнбер сорау – контракт буенча Октябрьский хакимияте башлыгын билгеләү белән бәйле булды. Әлеге мәсьәлә буенча сүз БР Дәүләт Җыелышы – Корылтай секретариаты җитәкчесе, конкурс комиссиясе рәисе Марат Шәйхуловка бирелде.
— Октябрьский шәһәре башлыгы вазыйфаларын башкаруга конкурс агымдагы елның 9 ноябрендә үткәрелде. Конкурс комиссиясе алты кешедән торды. Шулардан өч кешене Башкортстан Республикасы башлыгы билгеләде, калган өч кеше шәһәр Советы тарафыннан сайлап алынды. Конкурс нигезләмәсенә ярашлы, Октябрьский хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаруга өч конкурсант сайланды һәм алар турындагы документлар «Башкортстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең эксперт комиссиясенә юлланды. Шулар арасыннан Герман Константин Николаевич һәм Пальчинский Алексей Евгеньевич кандидатуралары сайлап алынды. Конкурс һәм әңгәмә нәтиҗәләре буенча Константин Николаевич — 32 балл, Алексей Евгеньевич 50 балл туплады, — дип хәбәр итте Марат Алмас улы.
Утырышны дәвам итеп, шәһәр Советы рәисе Айдар Имангулов депутатларны иң күп балл җыйган кандидат өчен ачык формада тавыш бирергә чакырды. Депутатлар контракт буенча Октябрьский шәһәре хакимияте башлыгы итеп бертавыштан Алексей Пальчинскийны сайлады. Шулай итеп, «Русия Федерациясендә җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында»гы 37 санлы Федераль законның 6 маддәсенә, «Башкортстан Республикасында җирле үзидарә турында»гы Законның 11.5 маддәсендәге 3 өлешенә һәм Октябрьский шәһәре Уставының 21 маддәсенә ярашлы, Алексей Пальчинский Октябрьский хакимияте башлыгы итеп билгеләнде. Айдар Әдһәм улы Алексей Евгеньевичны яңа вазыйфага алыну белән тәбрик итте һәм җаваплы эшендә аңа зур уңышлар теләде. «Сез Октябрьскийны киләчәктә тагын да үстерү һәм аның халкы өчен уңайлы яшәү шартлары тудыру өчен акыл белән бар көчегезне һәм осталыгыгызны куеп эшләрсез, дип ышанабыз», — диде ул.
БР Башлыгының Муниципаль берәмлекләр белән үзара хезмәттәшлек итү буенча идарә начальнигы Юрий Коземаслов үз чиратында җирле хакимият коллективына һәм шәһәр халкына ковид пандемиясе вакытында, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүдә, санксияләргә каршы чаралар күрүдә бердәм команда булып эшләгән өчен рәхмәтен җиткерде.
— Октябрьский шәһәре республикада, әйтик, икътисадый күрсәткечләр, җирле үзидарә һәм социаль объектлар эшчәнлеген оештыру, кече бизнес һәм башка күп төрле юнәлешләр буенча лидер булып торды һәм тора. Шәһәрдә яңа микрорайоннар калкып чыга һәм алар җирле власть каршына яңадан-яңа бурычлар куя. Бары тик фикердәшләр генә алда торган максатларга ирешә ала. Шуңа күрә мин сезнең муниципаль берәмлек киләчәктә дә акыллы һәм бердәм команда булып эшләвен дәвам итәр, дип ышанам. Сез бергәләп башкарган эшләр бары тик халык файдасына булсын, — дигән теләктә калды Юрий Александрович.
Сүз шәһәр хакимияте башлыгы вазыйфаларын башкаручы Алексей Пальчинскийга бирелде:
— Хөрмәтле, депутатлар! Миңа күрсәткән ышанычыгыз өчен сезгә зур рәхмәт. Чыннан да, безнең алда зур эшләр тора. Әмма без бергә һәм бердәм булганда, аларны уңышлы чишә алачакбыз. Һәрхәлдә дә, мин туган-үскән шәһәремне тагын да үстерү, аны яшьләр өчен дә, өлкән буын кешеләре өчен уңайлы һәм күңелле торак пунктка әверелдерү өчен зур көч куярга әзер. Һәм бу максатларга ирешүдә, әлбәттә, шәһәр депутатлары корпусының аңлы карашына, барлык структураларның һәм предприятиеләрнең үз вазыйфаларына объектив һәм иҗади якын килүенә өметләнәм. Шул очракта гына без еллар дәвамында салынган изге традицияләребезне саклап калып, яшәү шартларын яңа дәрәҗәгә чыгара алачакбыз.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: