Туган як
+13 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2023, 10:42

Путин Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивален янәдән уздыру идеясен хуплады

РФ Президенты Владимир Путин киләчәктә Бөтендөнья студентлар һәм яшьләр фестивален уздырырга мөмкин булачак, дип саный.  

«Сезнең фикер яхшы. Хәзерге шартларда аны тормышка ашыру җиңел булмаячак. Шулай да 2017 елда, 2014 елгы Кырым вакыйгаларына карамастан, без аны бик уңышлы уздырдык», — дип җавап бирде Путин, 2017 елда Сочида узган фестивальне кабатлау тәкъдиме белән чыккан РУДН студенты Дарья Семеновага.

— Минем уйлавымча, барысы да үз вакытында. Ләкин идея үзе тулаем дөрес. Әлбәттә, без ярдәм итәчәкбез, — дип өстәде президент.

Ул билгеләп үткәнчә, барысы да хакимият теләгенә бәйле түгел. «Катнашучыларга, халыкара оешмаларга бәйле. Ләкин, гомумән алганда, бу идея бик дөрес. Чөнки мондый вакыйгалар кешеләрне берләштерә. Кагыйдә буларак, алар бик яхшы нәтиҗә белән уза. Шуңа күрә без бу фикер өстендә эшләячәкбез», — диде ул.

Президент, шулай ук, мондый чараны оештыру өчен төбәк хакимиятләренә ярдәм итү мөһим, «әмма, иң беренче чиратта, тиешле халыкара структуралар белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга һәм федераль үзәк мөмкинлекләрен мобилизацияләргә кирәк», дип тә өстәде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Русия һәрвакыт халыкара чараларны бик югары дәрәҗәдә үткәрә.

Сүзен йомгаклап, Путин фестивальдә волонтер булып эшләргә теләк белдергән кызның үзен дә чараны оештыруга җәлеп итәргә вәгъдә итте.

 

Мәскәү, 25 гыйнвар. / ТАСС/.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: