Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2022, 18:30

Европа парламенты депутаты санкцияләр турында фикер алышу өчен Уфаны мәйданчык итеп сайлады

Халыкара бизнес атналыгы кысаларында Уфада «Уфа диалогы» эшче төркеменең беренче утырышы узды. Анда төрле илләрдән хакимият һәм бизнес вәкилләре санкцияләрнең нәтиҗәләрен һәм аларның икътисадка йогынтысын киметүне тикшерделәр.

Европа парламенты депутаты санкцияләр турында фикер алышу өчен Уфаны мәйданчык итеп сайлады
Европа парламенты депутаты санкцияләр турында фикер алышу өчен Уфаны мәйданчык итеп сайлады

Республика Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров искәртеп үткәнчә, бу форматта диалогны агымдагы елның апрелендә үк Европарламент депутаты, «Франко-Россия диалогы» ассоциациясе рәистәше Тьерри Мариани үткәрергә тәкъдим итте. Ул Уфа аның өчен яхшы мәйданчык була алыр иде дип уйлады.

Сибайдагы инвестсабантуйда Андрей Назаров мондый диалогны даими итү инициативасы белән чыгыш ясады. Һәм менә эшче төркемнең беренче эш утырышында, Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, «бәхәс кызып китте». Аңлашыла ки, якларның хәзерге вәзгыятькә үз аңлатмалары бар иде, әмма барысы да бер нәрсәдә берләштеләр: дөнья халыкларына куелган санкцияләр сәясәте беркемгә дә файда китерми.

Русиядә Италия эшмәкәрләре ассоциациясе президенты Витторио Торрембини билгеләп үткәнчә, Русиядә үзенең җитештерү эшчәнлеген булдырган йөз Италия компаниясе эшли. «24 февральгә кадәр безнең фирмалар геройлар кебек иде, икенче көнне без дошман булдык, - диде ул. – Без 30 ел Русия белән яхшы мөнәсәбәтләр үстердек. Һәм  без дошман түгел, без үз фирмаларыбызның, илебезнең икътисадын үстерергә теләгән яхшы мөнәсәбәтләрне үстерергә теләгән кешеләр».

Веннето төбәк оветы депутаты Стефано Вальдегамбери риторик сорау бирде: «Санкцияләр кемгә, Ауропага яки Русиягә юнәлтелгән? Эшләр болай дәвам иткән очракта, Ауропада сәнәгать җимереләчәк». Ул хәзерге вәзгыятьнең Италиянең сәнәгать производствосы системасына нык тәэсир итүен әйтте: энергиягә, чималга бәя артты, Ауропаның деиндустриализациясе өчен тарих булдырылды.

Андрей Назаров Русия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгының мәгълүмат һәм матбугат департаменты директоры Мария Захарованы диалогка чакырды. Ул искәрткәнчә, Русия ягыннан берничә тапкыр кисәтү булды: санкцион сугышта җиңүчеләр була алмый.

 

Фото: mgazeta.com

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: