Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2022, 18:17

Октябрьскийлылар Радий Хәбировның мөрәҗәгате турында фикер алыша

Башкортстан башлыгы Дәүләт Җыенына һем гражданнарга еллык юллама белән чыгыш тотты.

Октябрьскийлылар Радий Хәбировның мөрәҗәгате турында фикер алыша
Октябрьскийлылар Радий Хәбировның мөрәҗәгате турында фикер алыша

Алексей Шмелев, хакимият башлыгы:

— Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышына — Корылтайга юллама Америка Кушма Штатлары җитәкчелегендә Еврсоюзның Русиягә каршы моңарчы күрелмәгән санкцияләр кертелгән шартларда һәм Украинада махсус хәрби операция үткәрелгәндә яңгырады. Шуңа күрә хәбәрнең бер өлеше моның белән бәйле. Республика башлыгы махсус хәрби операция урыннарына киткән Шәйморатов, Достовалов батальоннарына һәм яңа Салават Юлаев батальонына булышуны дәвам итүне йөкләде.

Юлламада икътисадның барлык тармакларына да игътибар бирелде. Республика башлыгы 2022 елда сәнәгатьнең тотрыклы эшләвен билгеләде. Аның субъектларына ярдәм 2023 елда һәм аннан соң да Башкортстан Республикасы, шулай ук җирле үзидарә органнары тарафыннан да күрсәтеләчәк. 

Төзелеш, авыл хуҗалыгы, мәгариф, мәдәният, спорт мәсьәләләре кузгатылды. Һәм барлык юнәлешләрдә дә башлык бу катлаулы шартларда ничек эшләвебезгә карата сәясәтне һәм позицияне төгәл билгеләде. Бер генә юнәлештә дә финанслау кимеми, икътисадның барлык тармакларында да, эшкуарлыкны үстерү өчен дә ярдәм күрсәтеләчәк.

Республика авыл хуҗалыгында ел саен бөртеклеләрдән кимендә дүрт миллион тонна уңыш җыю бурычы куелды. Терлекчеләр дә ярдәм алачак. Бу безнең Башкортстан икътисадын устеру драйверы.

 

Ирина Войтко, шәһәр Советы депутаты, 2нче гимназия директоры:

— Без катлаулы чорда яшибез. Дөнья тәртибе үзгәрә. Русия гаҗәеп басым астында Көнбатыш илләренең санкцияләре белән очраша, ләкин ул һөҗүмне нык тота, чөнки хакыйкать безнең яклы. Безнең рухи көч — ул Ватанга мәхәббәт.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Корылтайга юлламаны шундый патриотик нотада башлады. Ватанга, туган якка мәхәббәт, хезмәт кешесенә хөрмәт — ул, төбәк башлыгы сүзләренчә, республиканың сәяси һәм социаль тормышын билгеләргә тиеш.

 

Юрий Корольков, депутатлар Советы рәисе, шәһәрнең Хезмәт, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары советы рәисе:

— Безнең республика җитәкчесе Радий Хәбировның Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыенына юлламасы тормышның барлык якларын да колачлады. Бу, беренче чиратта, Украинаны демилитаризацияләү операциясендә катнашучыларның, һәлак булганнарның гаиләләре турында кайгырту. Юллама сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәният, спорт һәм башка бюджет өлкәләренә дә кагылды. Шунысы куанычлы, күп тармакларда алга китеш күзәтелә.

Радий Хәбировның чыгышында билгеләп үтелгәнчә, терлекчелек продуктларын эшкәртү буенча сораулар бар. Аларны чишәргә кирәк, һәм бу юнәлештә дә ярдәм булачак.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: