— Безнең республикада бюджет керемнәре 18%ка артып, 220 млрд сумнан артып китте. Моннан тыш, хәзер без дөньяның 113 иле белән сәүдә-икътисадый мөнәсәбәтләрне саклыйбыз. Тугыз ай нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 13,5%ка артты. Ул 4 миллиард долларга якын, -диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры.
ВКС режимында чарада катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән ШОС генераль секретаре Чжан Мин чыгыш ясады.
— Уфа шәһәре белән Шанхай хезмәттәшлек оешмасын эшлекле хезмәттәшлекнең тыгыз бәйләнеше бәйли. 2015 елда биредә ШОС әгъзалары булган дәүләтләр башлыклары Советы утырышы узды, аның кысаларында төп документларның берсе, ягъни 2025 елга кадәр оешманың үсеш стратегиясе кабул ителде. Шул ук елда Русия төбәкара хезмәттәшлекнең төп механизмы – ШОС төбәкләре башлыклары форумы инициативасын яңгыратты. Шанхай хезмәттәшлек оешмасы киңлегендә мондый хезмәттәшлекнең төп принциплары 2019 елда Бишкекта расланган ШОС дәүләтләренең төбәкара хезмәттәшлеген үстерү программасында теркәлгән. Әлеге форум катнашучыларның уртак тырышлыгы белән икътисадый һәм гуманитар хезмәттәшлекне үстерүгә, оешма киңлегендә регионара хезмәттәшлекне үстерүгә зур өлеш кертәчәгенә ышанам, — дип билгеләп үтте Чжан Мин.
Фото: https://pravitelstvorb.ru