+13 °С
Болытлы
Проектны гамәлгә ашыру параметрлары һәм сроклары турында җентекләп республиканың беренче вице-премьеры – икътисадый үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов сөйләде. Кампус составына 4,4 мең урынга исәпләнгән студентлар, укытучылар һәм кунаклар өчен торак модульләре, IQ-парк, аудитор-лаборатор блогы һәм геном үзәге, сәүдә һәм җәмәгать туклануы өчен бүлмәләр, шулай ук спорт-ял итү зоналары һәм мәдәни-массакүләм чаралар мәйданчыклары керәчәк. Барлык объектларның мәйданы 130 мең кв. метрдан артып китәчәк.