Регион җитәкчесе бизнес-җәмәгатьчелек вәкилләрен тармак форумы башлану белән котлады.
- Безнең еллык халыкара бизнес атнасында барысын да чын күңелдән сәламлим. Бу катлаулы чорда үз проектларын туктатмаган, республика һәм бөтен ил файдасына эшләүче инвесторларга рәхмәт белдерәм, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Чит ил коллегаларыбызны бик теләп сәламлим. Бүген Уфага 20дән артык дәүләт вәкилләре килде. 2021 елда чараның партнеры Казахстан иде. Быел эстафетаны Беларусь кабул итте, аның белән мөнәсәбәтләрне үстерүдә без алга таба зур адым ясадык.
Халыкара бизнес атналыгының эшлекле программасы Башкортстанның һәм Русиянең экспорт, инновацияләр һәм инвестицияләр өлкәсендәге төп үсеш мәсьәләләренә, шулай ук ШОС катнашучы илләрнең кече һәм урта бизнесы эшенә багышланган.
Фото: https://glavarb.ru