Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 декабрь 2022, 18:10

Химия сәнәгатенә багышланган халыкара бизнес атналыгы

14 декабрьдә Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Халыкара бизнес атналыгы кысаларында «БСК» гранд-секциясендә Русия химия сәнәгатен үстерү флагманы буларак катнашты. Көн тәртибендә — заманча чакырулар шартларында тармак компанияләренең эше, республика химия сәнәгатенең үсеш перспективалары һәм яңа инвестпроектларны гамәлгә ашыру мәсьәләләре.

Химия сәнәгатенә багышланган халыкара бизнес атналыгы
Химия сәнәгатенә багышланган халыкара бизнес атналыгы

– Башкортстанның икътисадый һәм социаль тотрыклылыгы безнең эре предприятиеләрнең нәтиҗәле эшләве белән тыгыз бәйләнгән. Без нефть-газ һәм химия тармагы коллективларына катлаулы шартларда зур хезмәтләре өчен бик рәхмәтле. Бу, беренче чиратта, «Башнефть» һәм «Башкорт содасы компаниясе», — диде Радий Хәбиров. – Сезнең ярдәм белән без ике мөһим бурычны үтибез — икътисад үсешен тәэмин итү һәм Русия Кораллы Көчләренә ярдәм итү. Сезнең катнашуыгыз белән без бүген Ватаныбызны яклаучы хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләрен кайгырта алабыз.

 

Фото: https://glavarb.ru

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: