Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2022, 16:27

Башкортстанның Төркия белән товар әйләнеше 42 процентка артты

Башкортстан Республикасының тышкы икътисадый багланышлар һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сүзләренә караганда, агымдагы елның 9 аенда Башкортстан белән Төркия арасындагы үзара товар әйләнеше 2021 елның шул ук чоры күрсәткеченнән 41,7, шул ук вакытта экспорт — 38,8, импорт 64,3 процентка арткан.

Башкортстанның Төркия белән товар әйләнеше 42 процентка артты
Башкортстанның Төркия белән товар әйләнеше 42 процентка артты

— 2022 елның гыйнвар-сентябрь айларында Төркия Республикасы 113 ил-сәүдә партнеры арасында Башкортстан Республикасы товар әйләнеше күләмендә 6 урында тора, — диде Маргарита Болычева.

Шулай ук Башкортстан 2021 елның декабренә күрсәткечләр буенча Төркиядән туры инвестицияләр күләме буенча РФ субъектлары арасында бишенче урында тора. Бу хакта «Россия-Төркия диалогы» ассоциациясе рәисе Мария Суворовская сөйләде. 2022 елгы халыкара бизнес атналыгы кысаларында ул «Башкортстан – Төркия: яңа чынбарлыкта сәнәгать диалогы» секциясендә катнашачак.

— Яңа икътисадый чынбарлыкта Төркия стратегик партнерның аерым ролен башкара. Бу географик урнашу, логистик үзәкнең роле һәм Төркия Республикасының киң диверсификацияләнгән икътисады белән дә бәйле. «Россия-Төркия диалогы» ассоциациясе халыкара бизнес атналыгы партнеры булып шатланып чыгыш ясый. Русия белән Төркия арасындагы хезмәттәшлеккә аерым секция бирелүе билгеле, — дип сөйләде Мария Суворовская.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: