Туган як
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
6 декабрь 2022, 16:40

Ватанны саклау дигән һөнәр бар!

2нче гимназиядә илебез каһарманнарына багышланган батырлык дәресе үтте.  

Ватанны саклау дигән һөнәр бар!
Ватанны саклау дигән һөнәр бар!

Декабрь аенда истәлекле ике көн бар. Бу Билгесез солдат һәм Ватан Геройлары көннәре.

Беренче тапкыр безнең илдә Билгесез солдат көнен 2014 елда билгеләделәр. Халкыбызны берләштерүче, тарихыбызны онытмаска мөмкинлек бирүче мөһим дата ул. 3 декабрь сугыш хәрәкәтләрендә һәлак булган Русия һәм совет сугышчыларының хәрби батырлыгын мәңгеләштерү көне булып тора.

2007 елдан РФ Президенты Указы нигезендә, 9 декабрь Ватан Геройлары көне буларак билгеләп үтелә. Бу — Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе Геройларын, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларын хөрмәтләү, мәрхүм булганнарны искә алу көне. Ул тарихи традицияләрне дәвам итү һәм илебез геройлары турындагы хәтерне саклау максатын күзаллый.

2015 елның 24 апрелендә Октябрьскийда «Солдат уйлары» мемориалында «Геройлар аллея»сы ачылды. Анда шәһәребезнең биш Советлар Союзы Герое (Ш. Гатиатуллин, Т. Нуркаев, Н. Дегтярь, А. Кортунов, И. Никитин) һәм ике Дан ордены кавалеры (П. Анпилогов, В. Зотов) бюстлары урнаштырылды. Әйтергә кирәк, 2нче гимназия узган елдан алып Талип Латыйп улы Нуркаевның исемен йөртә. Уку йортында узган батырлык дәресенә хөрмәтле кунак — шәһәрнең сугыш хәрәкәтләре ветераннары комитеты рәисе, офицерлар союзы рәисе полковник Мәсгут Галләмов чакырулы иде.

«Русия солдатын җиңеп булмый!»

— 2нче гимназиядә минем күп тапкырлар булганым бар, — дип башлады сүзен Мәсгут Мостафа улы. — Һәрбер очрашу алдыннан сезнең алда ниләр сөйләячәгемне күңелдән барлыйм, бүгенге көндә нинди уй-фикерләр белән яшәвегезне күзалларга тырышам. Белүегезчә, агымдагы ел илебезгә күп сынаулар китерде. Явызны явызлык тудыра, ә игелек игелекне ишәйтә, диләр. Бик дөрес сүзләр. Үзегез дә күреп-ишетеп торасыз, ватандашлар Украина качакларын хуш күңел белән кабул итә, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтә. Ә каршы як нишли? Алар хәтта балаларын да «москаляканы атарга» дип әйтергә өйрәтә, канкоешка өнди…

Ватанны саклау — һәр ир-егетнең иң изге бурычы. Элек-электән килгән канун бу. Әлеге вакытта шәһәребездән 267 кеше хәрби бурычын үти. Мин аларны шәхсән озата бардым. Берсенең күзендә дә курку, үкенү хисе күрмәдем! «Русия солдатын җиңеп булмый!», дип юкка гына әйтмиләр шул.

Яшь буын илебез батырлары, данлыклы тарихыбыз турында белергә тиеш. Чөнки бу киләчәк өчен кирәк. Узганны белмәгән кеше киләчәкне күзалламый, бүгенгегә бәя бирә алмый. Билгесез солдат һәм Ватан Геройлары көннәре — ул 1941-45нче еллардагы сугышта батырлыклар күрсәткән, яу кырында ятып калган, хәбәрсез югалган якташларга тирән ихтирам билгесе. 1418 көн һәм төн дәвам иткән канкойгыч сугышта СССР 27 миллион кешесен югалткан, бу афәттә 9 миллионга якын хәрби хезмәткәр һәлак булган. Мәгълүматлар буенча, Бөек Ватан сугышында хәбәрсез югалучылар саны 5 миллионга җитә. Бу кешеләр турында да без онытырга тиеш түгел. Эзтабарлар аларны эзләү, туган якка кайтару эшен дәвам итә.

Октябрьскийда бүген Бөек Ватан сугышында катнашкан алты ветеран яши. Биш йөздән артык якташ яу кырыннан әйләнеп кайтмады, хәбәрсез югалганнар да бар. Каһарманнарыбыз хөрмәтенә һәйкәлләр ачыла, алар үткәннәрнең истәлеген саклый.

Советлар Союзы Геройлары: фашист амбразурасын күкрәге белән каплаган кызылармияче Александр Матросов, сугыш вакытында җитди җәрәхәтләр аркасында ике аягы да киселеп, протезлы килеш очышлар ясаган Алексей Маресьев белән берлектә Төрекмән микрорайоныннан сугышка китеп, Германия концлагеренда һәлак булган татар шагыйре һәм язучысы, полковник Мөҗәһит Хәйретдинов, Советлар Союзы Герое, Ленин һәм Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнгән Мулла авылы егете Шакирҗан Гатиатуллин турындагы якты истәлекләр буыннан-буынга тапшырыла килә. Геройларыбыз исемнәрен 11нче татар гимназиясе, Үзәк китапханә йөртә.

Мәсгут Мостафа улы чыгышын яшь буынга багышланган фәһемле сүзләр белән тәмамлады: «Бүгенге яшьләр начар, аларга эшне ышанып тапшырып булмый, дип әйтүчеләр очрый. Тик алар ялгыша. Сез — Ватаныбызның киләчәге, арагызда хәрби һәм хезмәт батырлары да булачагына ышанам. Балалар, туган җирегезне яратыгыз! Сез укыган 2нче гимназия, Октябрьский шәһәре, республика һәм илебездән яхшысы юк! Буш вәгъдәләргә ышанып, чит илгә чыгып китеп, таксичы эшендә батраклык итү урынына туган җиреңдә галим, генерал, полковник, бер сүз белән әйткәндә, лаеклы бәяләнүче югары квалификацияле белгеч булуың мең артык…».

 

Автор фотосы

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: