Туган як
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 декабрь 2022, 16:48

«Көнбагыш»лылар мәктәпкәчә яшьтәгеләргә багышланды

Ике-өч яшьлек нарасыйлар, кечкенәләр төркеменнән өч-дүрт яшьлек балалардан торган кече төркемгә күчеп, яшь баскычын атлыйлар - алар мәктәпкәчә яшьтәгеләр булалар.

«Көнбагыш»лылар мәктәпкәчә яшьтәгеләргә багышланды
«Көнбагыш»лылар мәктәпкәчә яшьтәгеләргә багышланды

Мәктәпкә әле бик ерак кебек. Тик безнең «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне мәктәпкәчә яшьтәге балаларга багышлау традициясе күптән туды. «Көнбагышлар» кече төркем нәниләре өчен бу чын бәйрәм булды!

Кешенең тормышында барысы да беренче тапкыр була: беренче елмаю, беренче адымнар, беренче сүз, беренче җиңү, бәйрәмнәр дә күп булачак, ләкин иң беренчесе балаларның хәтерендә нык сакланып кала. Кече төркем тәрбияләнүчеләре җырладылар, биеделәр, төрле уеннар уйнадылар, шигырьләр укыдылар. Кунакка Керпе белән Маша килде, алар балаларга бик күп шатлык һәм бәхет бүләк итте. Малайлар һәм кызлар әкият дөньясыннан килгән кунакларга нәрсә белән шөгыльләнүләрен, көнне ничек үткәрүләрен, нинди мавыктыргыч эшләр белән мавыгуларын күрсәттеләр.

Чарада ата-аналарның да катнашуы тирән мәгънәгә ия булды. Мөгаен, педагогларны, балаларны һәм ата-аналарны уртак бәйрәмнәр һәм күңел ачулардан ары башка бернәрсә дә үзара якынайтмыйдыр. Шуңа күрә безнең балалар бакчасында уртак бәйрәмнәр үткәрү – ул күркәм һәм яхшы традиция. Мондый чараларны уздыру иң әүвәл илнең кечкенә гражданнары өчен уңышлы социальләшү, җәмгыять тормышында тулы канлы катнашу, киләчәктә һөнәри һәм социаль эшчәнлектә үз-үзләрен нәтиҗәле тормышка ашыру өчен төп һәм аерылгысыз шартларның берсе булып тора.

Залда бәхетле көлү авазлары, күңелле шау-шу. Барысы да бәхетле! Шатлыктан балкыган балаларның күзләре – оештыручылар өчен югары бүләк. Бәйрәм искиткеч булды!

Гөлназ ДАШКИНА, тәрбияче

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: