Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2022, 18:30

Инвалидлар өчен ярминкә

28 ноябрьдән 2 декабрьгә кадәр Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре белән берлектә Халыкара инвалидлар көненә багышланган республика акциясе үткәрә.

Инвалидлар өчен ярминкә
Инвалидлар өчен ярминкә

Республикада инвалид гражданнарны эшкә алуга эш белән тәэмин итүчеләрне кызыксындыру өчен инвалидларны стажировкалауга һәм бу категория гражданнар өчен эш урыннарын тәэмин итүгә акча бүлеп бирелә. Инвалидларны стажировкалау буенча биш ел эчендә үткәрелгән чараларда 600 кеше катнашты. Быел планлаштырылган 125 эш бирүчегә инвалидлар өчен 110 эш урынын җиһазландыруга 9,5 млн сумлык субсидия бирелде.

— Алда торган акциянең төп бурычы булып сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гражданнарга актуаль проблемаларны ачыклау һәм күпьяклы ярдәм күрсәтү, әлеге категория гражданнар өчен мәшгульлек үзәкләре үткәрә торган чаралар турында мәгълүмат бирү тора, — дип аңлата Башкортостан Республикасы Гаилә һәм хезмәт министры Ленара Иванова.

Инвалид гражданнарны социаль адаптацияләү буенча бурычларны комплекслы хәл итү өчен атна дәвамында республиканың шәһәр һәм районнарындагы халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә төрле чаралар үткәреләчәк. Эш һәм уку урыннары вакансияләренең махсуслаштырылган ярминкәләре дә, мәшгульлек үзәкләре белгечләре эш бирүчеләр белән бергә уздырачак «түгәрәк өстәлләр» дә, эш эзләү буенча төрле мастер-класслар да, «кайнар линия» телефоннары буенча консультацияләр дә, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен һөнәр сайлау буенча һөнәри юнәлеш бирү чаралары да бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, инвалидлар өчен эш урыннары булдыруга һәм җиһазландыруга эш бирүчеләргә субсидия төбәк бюджеты хисабына бирелә:

- инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары оештыруга (III төркем инвалидны эшкә урнаштырганда — 80 мең, I һәм II төркемнәргә — 100 мең сумга кадәр акча бирелә).;

 - инвалидның эш урынына тоткарлыксыз керү өчен кирәкле инфраструктура булдыруга — 100 мең сумга кадәр.;

- остаз беркетеп, инвалидларны эш урынында адаптацияләүгә — аена 22,9 мең сум.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: