Туган як
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2022, 15:10

Башкортстаннан Русия армиясе сафларына дүрт мең егет чакырылачак

Башкортстанда көзге чакырылыш кампаниясе дәвам итә. Быел чакырылыш 1 ноябрьдән бер айга соңрак башланды — бу өлешчә мобилизация белән бәйле. Вакытлы хезмәт урыннарына республикадан дүрт мең кеше китәчәк. Булачак Ватан сакчылары хәрби частьләргә барыр алдыннан кирәкле барлык киемнәрне - хезмәт өчен кирәкле инвентарьны ала.

Башкортстаннан Русия армиясе сафларына дүрт мең егет чакырылачак
Башкортстаннан Русия армиясе сафларына дүрт мең егет чакырылачак

Алда призывникларның ант кабул итүе, шулай ук яшь сугышчы курсы көтә. Быел хәрби частьләрдә әзерлек этабы биш айга кадәр артты. Башкортстан Республикасы хәрби комиссары Михаил Блажевич сүзләренчә, срокчылар махсус хәрби опрециядә катнашуга тартылмаячак. Төп вакытны ир-егетләр хәрби һөнәр алуга сарыф итәчәк.

Көзге чакырылыш 2022 елның 31 декабрендә тәмамланачак. Бер елдан соң солдатлар өйләренә әйләнеп кайтачак.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: