Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
22 ноябрь 2022, 14:53

«Лекторлар лигасы» конкурсында катнашучыларны тамашачылар да тыңлаячак

Быел Башкортстан башкаласы Уфа Русиянең башка 75 шәһәре белән беррәттән «Белем» Русия җәмгыяте оештырган һәм бөтен илне колачлаган «Лекторлар лигасы» конкурсының өченче сезонының төбәк этабын кабул итә.

«Лекторлар лигасы» конкурсында катнашучыларны тамашачылар да тыңлаячак
«Лекторлар лигасы» конкурсында катнашучыларны тамашачылар да тыңлаячак

Региональ турда читтән торып сайлап алуны узган мәгърифәтчеләр катнашачак - аларның видеолекцияләре жюриның югары бәясенә лаек булды инде. Хәзер конкурсантларның бурычы - халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен күрсәтү. Бәйгенең төбәк этабында җиңүчеләр онлайн-этапка узачак, анда аларны экспертлар гына түгел, тамашачылар да бәяләячәк.

Уфада «Лекторлар лигасы» конкурсының төбәк этабы 2022 елның 22-25 ноябрендә ике мәйданчыкта: М. Акмулла исемендәге БДПУның универсаль педагогик компетенцияләр технопаркында һәм Уфа фән һәм технология университетының төп корпусында (УУНиТ) уза. Экспертлар катнашучыларның креативлыгын, материалны тәкъдим итү форматларының төрлелеген, чыгыш ясаучыларның гомуми культурасын бәяләячәк. Катнашучылар арасында берничә югары уку йорты укытучылары, Иҗтимагый палата вәкиле, банк хезмәткәре, психологлар, эшкуарлар һәм ике студент бар. “Лекторлар лигасы” һәркемгә тигез мөмкинлек бирә.

«Лекторлар лигасы» Бөтенрусия конкурсына өченче сезонда Русия Федерациясенең 88 төбәгеннән 9 меңнән артык гариза бирелгән. Бөтен илдән меңләгән башлангыч һәм һөнәрман лекторлар халык алдында чыгыш ясауда көч сынаша. Көндезге төбәк этап беренче тапкыр кертелде. Максат - мөмкин кадәр күбрәк мәгърифәтчеләргә үзләре яшәгән җирдән белемнәрен уртаклашырга мөмкинлек бирү. Конкурсантлар экология һәм хәйриячелек, социаль-гуманитар фәннәр, карьера һәм бизнес, фән һәм технологияләр, табигать фәннәре, медиа һәм маркетинг, мәдәният һәм сәнгать, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше юнәлешләре буенча лекцияләр тәкъдим итәчәк.

Региональ этап 10 декабрьгә кадәр гамәлдә. Аның нәтиҗәләре 2022 ел ахырында игълан ителәчәк. 2023 елның гыйнварында онлайн-этап башлана, март аенда барлык федераль округларда ярымфиналлар, апрель аенда проектның өченче сезоны финалы үтәчәк. Конкурс нәтиҗәләре буенча илнең иң яхшы 50 лекторы билгеләнәчәк, алар «Белем» Русия җәмгыяте чараларында катнашачак.

«Белем» Русия җәмгыяте эшчәнлеге турында күбрәк мәгълүмат — проектның сайтында һәм социаль челтәрләрендә: ВКонтакте, Telegram.

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: