Туган як
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 ноябрь 2022, 18:25

Халыкара бизнес юнәлешләре атналыгы

14-17 декабрьдә Уфада халыкара бизнес атналыгы узачак, ул Русия һәм чит илләрнең бизнес җәмәгатьчелекләрен берләштерәчәк.  

Халыкара бизнес юнәлешләре атналыгы
Халыкара бизнес юнәлешләре атналыгы

Форум алдыннан төбәк үсеш корпорациясе чарада бер ел элек тәкъдир ителгән юнәлешләр буенча эшчәнлеккә йомгак ясады.

— 2021 елның декабрендә узган халыкара бизнес атналыгы кысаларында без төбәкнең ирекле инвестицион мәйданнары буенча виртуаль турларны тәкъдим иттек, алар ярдәмендә катнашучылар төп характеристикалары белән онлайн-форматта таныша алдылар. Чит илдәге хезмәттәшләр да яңалыклар белән кызыксынды. Мәсәлән, Төркиядән килгән кунакларга виртуаль экскурсия барышында “Алга» махсус икътисадый зонасы мәйданчыкларын күрсәттеләр һәм аның территориясендә җитештерүчәнлекне урнаштыру шартлары турында сөйләделәр. Әйтик, безнең инициатива төбәк җитәкчелеге, спикерлар һәм форумда катнашучылар тарафыннан югары бәяләнде, - дип аңлатты БРНның Үсеш корпорациясе генераль директоры Наил Габбасов.

Бүгенге көндә ведомство белгечләре тарафыннан 1560 ирекле мәйданчыкның 650е панорамалы төшерелгән. Аларның күбесе Үсеш корпорациясе сайтында карау өчен виртуаль турларда урнаштырылан.

Инвестицион мәйданнар буенча виртуаль экскурсияләр оештырудан тыш, Үсеш корпорациясе төбәк Цифрлы үсеш министрлыгы белән берлектә Башкортстанның инвестицион картасы өстендә эш алып бара.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: