Туган як
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
16 ноябрь 2022, 17:08

Сөйкемле татар кызын Карпат таулары да онытмый

Төрекмән бистәсендә гомер итүче Асия Әхмәтгәрәй кызы Кәримовага шушы көннәрдә 90 яшь тулды.  

Сөйкемле татар кызын Карпат таулары да онытмый
Сөйкемле татар кызын Карпат таулары да онытмый

Нәфис буй-сын, дөрес зиһен, төгәл хәтер. Эшчән һәм кунакчыл, юмарт һәм таләпчән. Бер гасырга якын тормыш юлыннан атлаучы Асия Әхмәтгәрәй кызы язмышын китап юлларына салырга була.

Кыз 1932 елның 13 ноябрендә Башкортстанның Стәрлебаш авылында дөньяга килә. Башлангыч белемне ул туган авылында ала. Берара рус мәктәбендә дә укый. Тик Бөек Ватан сугышы һәркемнең тормышына үз төзәтмәләрен кертә. Буыннары да ныгып өлгермәгән кыз бала колхозның «уф-алла» арбасына җигелә. «Өченче сыйныфны тәмамлаган җәйне комбайнчы ярдәмчесе булып эшкә алындым. Ашлык тутырган авыр капчыкларны арбага салырга көч җитми. Иптәш кыз белән икебез капчыкның ике башыннан тотабыз, «бер-ике» дип үз-үзебезгә көч биреп, җан көче белән аны арбага ыргытабыз. Төннәрен салам җыябыз. Бераз үсә төшкәч, абыем белән читкә чыгып китеп, Молотов өлкәсендә бер ел урман кистек. Туган якларга кайтып, цемент заводында өч ел бригадир булып эшләдем», — дип искә ала юбиляр яшьлек елларын.

Асия бергә уйнап, бергә үскән сыйныфташына кияүгә чыга. Чибәр, акыллы, өстәвенә төньяк-диңгез авиациясе лейтенанты Габделмәҗит Кәримов яшь хатынын Мурманск өлкәсендәге Кольский ярымутравына алып китә. Анда ир белән хатынның ике кызчыклары туа. Сабыйларның иң кечесенә ике яшь булганда, хәрби офицер гаиләсе белән Севастопольгә күченә. «Гыйнвар ае. Буран. Төзелеп бетмәгән тулай торактан бер бүлмә бирделәр. Ни ишек, ни тәрәзә юк. Аларны одеяллар белән томаладым. Балаларны, тун кигереп, йокларга салдым. Биредә биш ел яшәдек. Мәктәп тә, хастахәнә дә юк. Ярый әле балалар авырып җәфаламады. Тирә-якта бер доктор таба алмыйсың. Ә мәктәпсез булмый. Чөнки кызларның укырга керер яшьләре җитте», — дип сөйли Асия апа.

Кәримовлар гаиләсе Көнбатыш Украинага күченә. Һөнәр алу турында кулында бернинди  дә документ булмаган хатын-кыз теләсә нинди эшкә алына. Һәм, иң мөһиме, ул ярты юлда тукталып калмый, аны җиренә җиткереп башкара. Кыенлыклардан курыкмаган һәм максатчан Асия Әхмәтгәрәй кызы 1963 елда машина йөртүчеләр курсын тәмамлый. Белмим, ул елларда автомобиль руле артында очраган хатын-кызларны бармак белән генә санарлык булгандыр. Сәяхәт кылырга яраткан гаилә «Москвич» машинасы сатып ала. Мөмкинлек чыккан саен алар Карпат тауларына бара. Ул вакыттагы Советлар Союзының гүзәл табигате, онытылмас бер якты хатирә булып, Асия апаның әле дә булса күңелендә яши.

— Бер горнизоннан икенчесенә күченеп йөрсәк тә, бер көн дә эшсез утырмадым. Телефонист һөнәрен дә үзләштердем, курслар тәмамлап, сатучы булып та эшләдем. Стрелок булырга да өйрәндем. Украина җирендә яшәгәндә, техник-төзүче булып эшкә урнаштым. Миңа беренче эш итеп теплица төзергә куштылар. Моңа кадәр ишеткән-күргән әйбер түгел. Кибеттән кочак-кочак китап алам. Төннәр буе укыйм, көндез барып төзим. Ул теплицада кыяр һәм помидорларның уңганлыгын сөйләп кенә аңлатырлык булмады. Моңа кадәр яшелчә күрмәгән горнизон солдатлары өчен бу шаккатмалы күренеш булды, — дип елмая хезмәт ветераны.

Колач җитмәслек ватанын иңләп чыккан Асия Әхмәтгәрәй кызы, кайда гына булмасын, туган җирен юксынып яши. Беренче мөмкинлек чыгу белән дә Кәримовлар гаиләсе Башкортстанга әйләнеп кайта. Ир белән хатын балаларына лаеклы тәрбия бирә. Алар югары белем алып, бүген тормышта үз урыннарын тапкан шәхесләр. Инде үзләре олыгаеп килә. Чал чәчле әниләренең һәм әбиләренең олуг юбилей иртәсендә дә йорт тутырып дүрт буын җыелган. Кызганыч, Асия апа янәшәсендә яшьли яратышып кавышып, алтмыш елдан артык гомер иткән ире генә юк. Ул бакыйлыкка күчкәнгә сигез ел вакыт узган.

Бүген Асия апа Кәримова кызлары, кияүләре, оныклар һәм оныкчыклары тәрбиясендә матур картлыкның түренә атлый. Әмма аңа бер дә табигый яшен бирерлек түгел. Күз тимәсен! Зур шкаф киштәләре тулы китап — Асия апаның шәхси китапханәсе. Күзләренә берничә операция ясатуга карамастан, ул әле дә күзлекнең нәрсә икәнен белми. Бакча эшләрендә аңа тиңнәр юк. Шаярып кына туфракка төртеп куйган ботак та җимеш агачы булып өлгерә, ди аның турында якыннары. Ә җәен, гөлбакчага әйләнә торган йорт алды биләмәсе — үзе бер могҗиза.

Менә шундый һәрвакыт оптимист булып, тулы кыйммәтле тормыш белән яши белгән Асия Әхмәтгәрәй кызы Кәримованы зур юбилее белән зур кавем әгъзалары гына тәбрик итеп калмады. Хезмәт ветеранына олы хөрмәт белдереп Төрекмән бистәсе активистлары Наилә Зиннәтова һәм Фәнүсә Таймасова да килде. Туган җанлыклы, ачык күңелле, кунакчыл Асия апаны гомер бәйрәме белән күршеләре дә котлады. Чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр, тәмлүшкәләр... Әмма үз гомерендә күпне күргән ветеран өчен якын кешеләренең җылы кочагы, ягымлы карашы, тәмле сүзе барыннан да кыйммәтрәк.

 

Илмира ГАЛИЕВА
Автор фотосы

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: