Кыганычка каршы, шәһәр җирлекләрендә мондый фаҗигаләр турында даими ишетелеп тора. Октябрьский шәһәрендә 22 июнь кичендә дә шундый бәхетсезлек очрагы булган. Герцен урамындагы торак йортның өченче катындагы фатирда яшәүче бер яшьлек сабый москит челтәренә барып таянган, мөгаен нарасый тирә-юньне күзәтмәкче булгандыр. Әмма аны фаҗигә сагалап торган…
Биеклектән егылып төшеп, төрле җәрәхәтләр алган нәни малайны 1нче шәһәр дәваханәсенең балалар стационарына илткәннәр. Табиблар баланың ябык баш мие травмасы алуын, баш мие селкенүен һәм корсак турысының тупас җәрәхәтләнүен ачыклаган. Хәзер ул медиклар күзәтүе астында.
Балаларның сәламәтлеген һәм дә гомерен саклап калырга мөмкинлек бирәчәк мөһим кагыйдәләрне искәртеп үтәбез.
¡ Нәни балаларны ялгыз калдырмагыз. Күпчелектә биеклектән егылып төшү очраклары ата-аналарның уялыкны югалтуы, сабыйны ниндидер мизгелгә күз уңыннан ычкындыруы аркасында килеп чыга.
¡ Тәрәзәләр яныннан барлык җиһазларны ераккарак алып куегыз, бу бала тәрәзә төбенә менә алмасын өчен кирәк.
¡ Балалар бик кызыксынучан була. Ачык тәрәзә дә аларның игътибарын җәлеп итмичә калмый. Шуңа күрә өйне җилләткәндә тәрәзәләрне астан түгел, ә өстән ачарга тырышыгыз.
¡ Москит челтәрләренә өметләнеп, ваемсызлык күрсәтмәгез. Әлеге җайланма бәхетсезлектән саклап кала алмаячак. Киресенчә, ул моңа этәргеч булырга мөмкин, чөнки аңа тотынып торган бала үзен ышанычлырак тоя һәм саксыз кылана. Еш кына москит челтәре белән бергә егылучылар да була.
Балаларыбызны саклыйк, алар безнең киләчәгебез!