Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Новости
15 июнь 2022, 17:26

«Илебез белән горурланабыз!»

12 июньдә илебезнең барлык төбәкләрендә төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе — Русия көне билгеләп үтелде.  

«Илебез белән горурланабыз!»
«Илебез белән горурланабыз!»

Бу бәйрәм Ватаныбызның үткәне белән горурланучыларны һәм киләчәккә ышаныч белән караучыларны берләштерә.

Русия көне уңаеннан Октябрьскийда күп сандагы чаралар оештырылды. Шәһәр хакимияте бинасы янында Русия Федерациясе әләмен күтәрү тантанасы узды. Анда гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучылар, педагоглар, «Юнармия» илкүләм балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте, «Кадет сыйныфлары» хәрби-патриотик берләшмәсе, «Гвардия» хәрби-патриотик клубы тәрбияләнүчеләре, шәһәр округы Советы депутатлары, Мактаулы гражданнар, сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары Советы вәкилләре, милли берләшмә җитәкчеләре, хакимият хезмәткәрләре катнашты.

— Бу көн Ватаныбызның нинди бөек, куәтле һәм кадерле булуы турында искә төшерә! Зур илнең бер төбәге буларак, Октябрьский шәһәре аның үсешенә һәм чәчәк атуына зур өлеш кертә, — дип билгеләп үтте хакимият башлыгы Алексей Шмелев.

Русия Федерациясе һәм Башкортстан Республикасының дәүләт әләмнәрен күтәрү буенча хөрмәтле йөкләмә «Юнармия» хәрәкәте тәрбияләнүчесе, «Авангард» укыту-методик хәрби-патриотик үзәгенең Бөтенрусия яшьләр форумы катнашучысы, «Юнармиягә 5 ел» юбилей билгесе иясе Роман Семенов, «БРның беренче аерым Юнармия полкы» ведомствоара кадет сыйныфлары курсанты, Октябрьский шәһәрендә Җиңү Парадының байраклы төркеме байрагын йөртүче һәм «Гвардия» хәрби-патриотик клубы әгъзасы Әмир Авзалов, Октябрьский нефть көллияте студенты, Бөтенрусия һәм республика күләмендәге хәрби-патриотик конкурс-фестивальләрдә күп тапкырлар җиңүче Вадим Чукаевка тапшырылды.

Гимнны профессионаллар — музыка көллияте студентлары башкарды, аларга барлык җыелган халык — балалар һәм өлкәннәр кушылды. Шәһәр өстендә «Илебезгә дан, без синең белән горурланабыз!» дигән шигарьләр яңгырап торды.

Милли мәдәниятләр үзәгендә бу көнне шәһәрнең социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән хезмәт ияләрен бүләкләделәр.

Хакимият башлыгы Алексей Шмелев тантана сәбәпчеләренә ихлас котлауларын җиткереп, Мактау билгеләре, грамоталар һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.

(Дәвамы. Башы 1нче биттә).

«Русия Федерациясенең Мактаулы тәрбия һәм белем бирү хезмәткәре» күкрәк билгесенә мәгариф өлкәсендәге казанышлары, күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен 32нче «Золушка» балалар бакчасы мөдире урынбасары Т. Балуева һәм 3нче гимназия директоры Г. Мазина лаек булды.

Балалар сәнгать мәктәбенең рәсем, сынлы сәнгать һәм композиция укытучысы Г. Фаляхова БР мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты, хакимиятнең балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе рәисе урынбасары С. Басыйрова «БР муниципаль берәмлекләр советы» Ассоциациясенең Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортның адаптив физкультура буенча инструктор-методисты Е. Баландинага, «Спецэкотранс» җәмгыяте водителе И. Бикмөхәммәтовка, «Капиталь төзелеш идарәсе» муниципаль казна учреждениесе директоры А. Кузнецовка һәм әйдәп баручы белгеч Е. Айдагуловага, «ДорСтройРемонт» предприятиесенең 1нче категорияле бухгалтеры Ә. Муллагалиевага, хакимиятнең архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлегенең әйдәп баручы белгече З. Сөләймановага, комплекслы тернәкләндерү буенча белгеч, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен Республика тернәкләндерү үзәге дефектологы А. Томашевскаяга, «ПетроТул» җәмгыятенең 5нче разрядлы электр һәм газ белән эретеп ябыштыручысы З. Халиковка, мәктәп туклануы комбинаты пешекчесе Л. Чанышевага, 1нче шәһәр дәваханәсенең күчмә бригадаларга чакырулар кабул итү һәм аларны тапшыру буенча фельдшеры О. Щербинага, «Гаилә» көнбатыш районара үзәгенең Октябрьский шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют бүлеге тәрбиячесе Э. Еникеевага шәһәр хакимиятенең Мактау грамоталары тапшырылды.

«Теплоэнерго» җәмгыятенең 5нче участогы өлкән мастеры А. Колясев, «ВНИИГИС» җәмгыятенең икътисад бүлеге мөдире Т. Колбина, 18нче мәктәпнең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы А. Никитина, «Капиталь төзелеш идарәсе» муниципаль казна учреждениесенең әйдәп баручы белгече Г. Мөхәмәдиева һәм әйдәп баручы экономисты Ю. Смакова, хакимиятнең мәгълүмати сәясәт һәм социаль коммуникацияләр бүлеге начальнигы Н. Рассказова, финанс идарәсе баш инспекторы Л. Шарапова, «Мәгълүмат технологияләре үзәге» учреждениесенең бүлек начальнигы А. Исавлина, «Гаилә» көнбатыш районара үзәгенең Октябрьский шәһәрендә балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют бүлеге тәрбиячесе А. Ворсина Октябрьский хакимиятенең Рәхмәтенә лаек булды.

Шәһәр мәдәният йортында дәүләт бәйрәменә багышланган «Безнең йортыбыз — Русия» исемле тантаналы концерт әзерләнгән иде. Анда төбәкнең Мактаулы гражданнары, предприятие һәм учреждениеләр вәкилләре, яшьләр катнашты. Рәсми өлешне шәһәр хакимияте башлыгы А. Шмелев чыгышы ачты.

— Һәрберебез өчен Русия — ул туган илебез, кадерле урыннар, җылы гаилә учагы, якын кешеләр. Нәкъ менә шушы кыйммәтләр безне берләштерә һәм Ватаныбыз хакына игелекле эш-гамәлләр кылуга этәргеч бирә. Бу бәйрәм Ватаныбызның героик үткәне белән горурланучыларны, аның киләчәгенә ышаныч белән караучыларны, бүгенге матур тормышны төзүчеләрне бергә туплап, Русия дәүләтенең көчен һәм бөеклеген чагылдыра, — диде Алексей Николаевич.

Хакимият башлыгы шулай ук һөнәр ияләрен бүләкләү тантанасында катнашты.

«РФнең Мактаулы тәрбия һәм белем бирү хезмәткәре» күкрәк билгесе белән балалар һәм яшүсмерләр туризмы һәм экскурсияләр станциясенең өстәмә белем бирү педагогы Әлфия Алпарова бүләкләнде.

БР эшкуарлык һәм туризм министрлыгының Мактау грамотасына «Таубаш» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Әсхәт Шарапов лаек булды. БР мәдәният министрлыгының Рәхмәт хаты белән балалар сәнгать мәктәбенең рәсем, сынлы сәнгать һәм композиция укытучысы Ирина Шәяхмәтова билгеләнде.

Күпьеллык һәм намуслы хезмәтләре өчен хакимиятнең Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр: «Октябрьский электр челтәрләре» электромонтеры М. Хадимуллин, «Октябрьский УБР-ы» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең бораулау технологиясе департаменты техник директоры А. Ухарский, 1нче шәһәр дәваханәсенең 2нче физиотерапия бүлеге шәфкать туташы Л. Хафизова, хакимият башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары — хакимиятнең финанс идарәсе начальнигы Н. Зарипова, «Октябрьсккоммунводоканал» предприятиесе баш бухгалтеры Г. Ганиева.

Чара кысаларында шулай ук яшь октябрьскийлыларга тантаналы рәвештә шәхесне раслаучы беренче документ — паспортлар тапшырылды.

Русия көненә багышланган концертта шәһәрнең иҗат коллективлары катнашты, артистлар патриотик җырлар башкарды, Ватаныбызны данлады, аңа мәхәббәт хисләрен белдерде.

Гагарин паркында да Русия көненә багышланган матур бәйрәм концерты оештырылды. Яшьләр сараеның иҗат коллективлары әзерләгән җырлы-биюле чыгышлар шәһәрдәшләргә һәм кунакларга яхшы кәеф бүләк итте.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотолары.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: