Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 июнь 2022, 10:20

Суда батучыга ничек ярдәм итәргә?

Суда батучыга вакытында һәм дөрес итеп беренче ярдәм күрсәтелгән очракта, аны коткарырга була. Беренче минутта суга батучыларның 90 процентын, 6-7 минуттан соң, фәкать 1-3 процентын гына коткарып калырга мөмкин.

Суда батучыга ничек ярдәм итәргә?
Суда батучыга ничек ярдәм итәргә?

Җәй җитүгә күп кеше пляжларга омтыла. Җылы су үзенә тартып тора, ә эссе кояш һәм алкоголь кешеләрнең уяулыгын киметә. Күпләр гап-гади иминлек кагыйдәләре турында бөтенләй истән чыгара. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белешмәләрендә суда батып үлүчеләр турында күңелсез хәбәрләр даими чыгып тора. Еш кына бу фаҗигаләр пляжда ял итүчеләрнең күз алдында була. Мондый очракларда нишләргә кирәклеге турында сөйлибез.

Батучыны ничек коткарырга?

Кешенең батуын аңлап алу җиңел түгел. Ул Голливуд фильмы кадрларындагы кебек күренми, ярдәм сорап шәрран ярулар, куллар белән суда чәбәләнү яки ниндидер актив гамәлләр дә юк. Кешеләр тавыш чыгармый гына бата. Һәм еш кына янәшәдәгеләр үзләреннән берничә метр гына ераклыкта кемнеңдер ярдәмгә мохтаҗ булуын күз алдына да китерми.

Кешенең суда батканын күрәсез икән, мөһим кагыйдәне истә тотыгыз: үз көчегезгә ышанмасагыз икән, суга кермәгез. Тирә-якны карап алыгыз — еш кына җиһазландырылган пляжларда коткаручылар посты була. Әгәр инде ярдәм итәр өчен тиешле әзерлегегез булса суга кергәч, батучы янына арттан йөзеп килергә тырышыгыз. Болай эшләү кешенең инстинкт буенча ярдәмчегә ябышып, аны төпкә сөйрәү ихтималын киметә. Зыян күрүчене җилкәсеннән эләктереп алыгыз һәм аның ияген судан өстәрәк тотарга тырышыгыз. Батучыны кырый белән әкренләп ярга таба тартыгыз.

Кешене ярга алып чыккач, ничек дөрес итеп аңына китерергә?

Батучыны шундук ян ягына яткырыгыз, аяклары тездән бөгелгән, ә башы гәүдәсеннән түбәнрәк булырга тиеш. Үпкәгә су, ком яки ләмне эләкмәсен өчен бармагыгызны кулъяулык яки берәр тукыма белән урагыз да зыян күрүченең авыз эчен чистартыгыз. Шул ук вакытта тиз-тиз генә гәүдәсенә баскаларга да онытмагыз. Шуннан соң зыян күрүченең тын алуын тикшерегез. Әгәр ул суламый икән, авызны авызга яки борынга куеп, ясалма сулыш бирергә кирәк. Беренче очракта минутына 17 тапкыр ешлыкта марля яки яулык аркылы сулыш бирергә кирәк. Кешенең йөрәге типми башласа, хәл критик була. Бу очракта ясалма сулыш бирүне һәм йөрәккә туры булмаган массажны аралаштырырга кирәк. Сулыш бирү арасында күкрәккә 3-4 тапкыр басып аласы.

Әгәр янәшәдә беркем дә булмаса, үз-үзеңне ничек коткарырга?

Су коеныр алдыннан үз көчләреңне дөрес бәяләсәң, фаҗигане булдырмый калырга мөмкин.

Әгәр кеше мондый хәлгә юлыккан икән инде, иң мөһиме — тынычланырга һәм паникага бирелмәскә. Кулларны киң җәеп, су өслегенә ятарга тырышырга һәм мөмкин кадәр тирәнрәк һәм сирәк сулыш алырга кирәк. Әгәр яткан килеш тигезлекне саклап булмый икән, вертикаль торышка күчәргә һәм аяклар белән педаль әйләндергән кебек хәрәкәт итәргә киңәш ителә. Куллар турында да онытырга ярамый — алар белән суда чәбәләнергә кирәк. Аяк суүсемнәргә уралса, урында тыпырчынырга ярамый, болай иткәндә алар тагын да ныграк аякка уралырга мөмкин. Уралып калган урыннан кинәт кенә этелеп китү дөресрәк булыр, яки чиратлаштырып аякларга чорналган суүсемнәрне шудырып төшерергә кирәк. Көзән җыеру да паникага бирелү өчен сәбәп түгел. Бу очракта су астына төшәргә, аякны турайтырга һәм баш бармактан тотып, көчәнеп, табанны үзеңә таба тартырга кирәк. Шушындый гади гамәлләрдән соң кеше аяклары белән хәрәкәтләнә һәм ярга йөзеп чыга ала.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: