Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 июнь 2022, 14:08

Октябрьскийда эшкуарлар очрашты

Шәһәребезнең Халыклар дуслыгы йортының конференц-залында Башкортстан Республикасының Көнбатыш икътисади зонасы бизнес-шерифлары һәм эшкуарларының эшлекле очрашуы оештырылды.

Октябрьскийда эшкуарлар очрашты
Октябрьскийда эшкуарлар очрашты

Русия эшкуарлары көненә багышлап үткәрелгән чарада Әлшәй, Бакалы, Бәләбәй, Бишбүләк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Туймазы, Чакмагыш, Шаран, Илеш, Миякә районнары һәм Октябрьский шәһәреннән бизнес-шерифлар һәм эшкуарлар, коммуналь предприятиеләр җитәкчеләре, банк өлкәсе һәм эшкуарларның иҗтимагый берләшмәләре вәкилләре катнашты. Кунаклар өчен Халыклар дуслыгы йорты фойесында Октябрьский эшкуарлары презентациясе белән

зур булмаган күргәзмә оештырылды. Чара башланыр алдыннан күрше район эшкуарлары җирле җитештерүчеләр — «Мегафлекс» производство компаниясе, «Шелкография» реклама-басма агентлыгы товарлары белән таныша алды. «Золотой рог» ит комбинаты, «Listgarten» шәхси сыр кайнату предприятиесе, «Байкал-сервис» производство-сәүдә фирмасы продукцияләре аеруча кызыксыну уятты.

Очрашуда катнашучыларны Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгының мониторинг һәм мәгълүмат-аналитика эше бүлеге начальнигы Айдар Галин, Октябрьский хакимияте башлыгының икътисад һәм эшкуарлыкны үстерү буенча урынбасары, бизнес-шериф Сергей Литов һәм шәһәрнең эшкуарлар берлеге рәисе Владислав Кәримов сәламләде.

Русия эшкуарлыгы көне уңаеннан уздырылган чараның иң тантаналы мизгелләре — уңышлы эшчәнлек алып баручыларны бүләкләү булды. Башкортстан Республикасы эшкуарлык һәм туризм министрлыгының Мактау грамоталары белән «Алсу+» җәмгыяте җитәкчесе Ирек Камалетдинов, «Монт» җәмгыяте җитәкчесе Артем Дергунов бүләкләнде. Шәхси эшкуарлар Оксана Куркина һәм Флуда Усмановага Октябрьский шәһәре хакимиятенең Мактау грамоталары, «Металл-Комплект» җәмгыяте директоры Миннеазат Шәрифуллинга Рәхмәт хаты тапшырылды.

Эшлекле очрашуда катнашучылар түгәрәк өстәл артында хәзерге икътисади шартларда эшкуарлыкны үстерүгә багышланган көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышты. Сөйләшүдә республиканың сәүдә-сәнәгать палатасының Октябрьский шәһәрендәге көнбатыш бүлегенең аерым бүлекчәсе җитәкчесе Анна Максимихина, Октябрьский шәһәре буенча күп гамәлле үзәк филиалы мөдире Альберт Михайлов, «Минем бизнес» үзәге җитәкчесе Эрик Ханнанов, халыкны эш белән тәэмин итү буенча Көнбатыш районара үзәге филиалы директоры Дарья Попова, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының Уфа филиалы «Икътисад, менеджмент һәм маркетинг» кафедрасы мөдире Денис Чувилин, шулай ук республиканың көнбатыш икътисадый зонасы бизнес-шерифлары катнашты.

Программа ахырында шәһәребез кунаклары өчен Октябрьский буенча автобуста экскурсия оештырылды. А. Шокуров исемендәге тарихи-туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Медведева төбәкнең тарихы һәм истәлекле урыннары турында кызыклы мәгълүмат белән бүлеште. Экскурсия барышында очрашуда катнашучылар Җиңү паркында булып, «Солдат уйлары» һәйкәленә чәчәкләр салды.

Очрашу бик эчтәлекле һәм нәтиҗәле килеп чыкты, түгәрәк өстәл артында күтәрелгән мәсьәләләр киләчәктә республика Хөкүмәте катнашлыгында практик карарлар ясау һәм кабул итү өчен тикшереләчәк.

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: