Туган як
-3 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2022, 09:47

Шагыйрь рухы яши безнең күңелләрдә…

26 мартта Башкортстанда туган татар шагыйре, прозаик, Бөек Ватан сугышы каһарманы Мөҗәһит Хәйретдиновның туган көнен билгеләп үттек.

Шагыйрь рухы яши безнең күңелләрдә…
Шагыйрь рухы яши безнең күңелләрдә…

Мөҗәһит Хәйретдин улы 1901 елда Төрекмән авылында дөньяга килә. 18 яшендә Кызыл Армия сафларына алына. Шул чордан алып аның бөтен гомере хәрби хезмәткә бәйле рәвештә уза. Якташ озак еллар чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә, Урта Азиядә басмачыларга, кулакларга каршы көрәшә, 1938 елда Хәсән күле янында япон самурайларына каршы барган сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Бер үк вакытта Хәйретдин Мөҗәй әдәби иҗат эше белән шөгыльләнә. 20нче еллар ахырыннан матбугат басмаларында аның хәрби тормышка, чик саклаучыларның көндәлек хезмәтенә багышланган шигырьләре, очерк, хикәяләре еш басыла. 1932 елда исә Казанда «Мылтыклар» дигән беренче китабы чыга.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк Мөҗәһит Хәйретдинов фронтка китә, полк командиры буларак кыюлык һәм шәхси батырлык үрнәкләре күрсәтә. 1942 елның җәендә, Харьковка һөҗүм вакытында, аның полкы дошман чолганышында кала. Айдан артыкка сузылган аяусыз бәрелешләрдән соң исән калган авыр яралылар (алар арасында подполковник Х. Мөҗәй дә була) фашистлар кулына эләгә. Совет әсирләрен Алманиягә озаталар. Мөҗәһит Хәйретдинов тоткынлыкта да фашизмга каршы көрәшне туктатмый: Мюнхен шәһәрендәге совет хәрби әсирләре лагеренда төзелгән яшерен оешма җитәкчеләренең берсе була. Әмма 1943 елның ахырында гестапо оешманың эзенә төшә, җитәкчеләрен Дахау концлагерена яба һәм озак газаплаулардан соң үлемгә хөкем итә. 1944 елның 4 сентябрендә фашист палачлары атып үтергән туксан ике Дахау тоткыны арасында подполковник Хәйретдин Мөҗәй дә була…

Бозлары аккандай яз саен

Үз улын сагына Ыккаем.

Сәламли син туган март аен,

Каршыңда баш ия ак каен!

Герой-шагыйрь Мөҗәһит Хәйретдиновның туган көне уңаеннан Төрекмән микрорайонының «Нур» клубында искә алу чарасы үтте. Очрашуга аның туганнары, активистлар килде. Шәһәребез авторлары: Закуан Сәлимшин, Риканс Гыйлемҗанов үзләренең шигырьләрен укып ишеттерде. Мөнәвәрә Салихова, Рәмзия һәм Фәһим Чанышевлар авыл көйләрен башкарды, Факиль Заһретдинов өздереп моңлы халык әсәрләрен уйнады. Шигърият көненә багышлап залда утырган дусларга Рәзил Фәррахетдинов Фәнис Яруллинның «Икебез ике ярда идек» дигән җырын бүләк итте (музыкасын үзе язган). Амелия Кунаккузина һәм Екатерина Кузнецова («Задоринки» төркеме) — русча, Әүфә Насыйбуллина һәм Раушания Кунаккузина татар телендә Х. Мөҗәйнең шигырьләрен укыды. Истәлекле видеоязмалар кичәнең матур бизәге булды. Якташлар очрашу барышында арабыздан күптән түгел киткән Р. Хантимировны искә алды, барлык вафат булганнарга багышланган бер минутлык тынлык игълан ителде.

«Нур» клубының «Задоринки» төркеме шулай ук шәһәр мәдәният йортында театр көненә багышланган чарада катнашып, тамашачылар игътибарына М. Хәйретдинов истәлегенә багышланган «Ул исән» исемле әдәби-музыкаль композиция тәкъдим итте. Бу көнне яшь артистлар сәхнәдә чыгыш ясау белән берлектә «Капитошка» театр студиясендә шөгыльләнүче балалар белән танышты-аралашты, «Легкие крылья» Әлмәт урам театры һәм Октябрьский театр коллективлары тамашаларын карады.

«Нур» клубы хезмәткәрләре тарафыннан фәһемле очрашулар, мәдәни, ватанпәрвәрлек рухтагы чаралар даими үткәрелә. Клуб һәвәскәрләре иҗат сөюче дусларын уңыш-казанышлары белән дә сөендереп тора. Ирешелгән нәтиҗәләрнең нигезендә төбәктә гомер итүче активистлар, мәдәният учагы хезмәткәрләре, җитәкчеләрнең тырыш хезмәте ята. «Бердәмлектә — көч», диләр. Дөрестән дә, талант ияләрен бердәм команда итеп туплап, иҗади сәләтләрне республика, ил, дөнья күләмендә үткәрелгән конкурсларда күрсәтеп, зур җиңүләргә лаек булу — бик зур эш тә, бөек көч тә ул.

Узган елның декабрь аенда Ш. Закиров исемендәге «Идел-йорт-2021» ХХI театр коллективлары төбәкара конкурсында «Нур» клубының «Чулпан» труппасы әзерләгән «Яра» спектакле (Мансур Гыйләҗев пьесасы буенча) югары бәяләнеп, 1нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды һәм 100 меңлек сертификат белән бүләкләнде.

— Әлеге сертификат мәдәният учагыбыз өчен зур ярдәм булды, — дип билгели клуб мөдире Раушания Мирзанур кызы Фәезова. — Хәзерге заманда проектор бик кирәкле әйбер булгач, клуб эшчеләре белән киңәшләшеп, бер фикергә килеп проектор сатып алырга булдык. Техник яктан җиһазланган клуб тагын да заманчарак булып, яктырып китте. Чыннан да проектор бәйрәмнәребезгә җанлылык кертте: фоторәсемнәр, сүрәтләр, видеолар — барысы да экранда, күз алдында. Чагу, матур, истәлекле кадрлар... Нинди генә чара оештырылмасын — Яңа елмы ул, сугышчы-интернационалистлар очрашуымы, татар халык язучысы Муса Җәлил көннәреме, башка бәйрәмнәрме — һәммәсендә дә проектор бик актив кулланыла. Шулай ук якташларның күңеленә хуш килгән караоке кичәсе бик күңелле һәм эчтәлекле булып яңа җиһаз ярдәмендә үткәрелде. Бергәләшеп яраткан халык, ретро, автор җырларын искә төшереп башкардык. Быел март ахырында исә без «Нур» клубында авылдашыбыз, герой-шагыйрь Мөҗәһит Хайретдиновны искә алырга җыелдык. Шагыйрьнең туганнары, килгән кунаклар кичәне таң калып карап утырды. Әлбәттә бу онытылмаслык чарада да проекторның ярдәме зур булды.

Яңадан-яңа үрләргә омтылып, олы җиңүләр телибез яраткан клубыбыз «Нур»га. Активистларга, артистларга, клуб эшчеләренә клуб администрациясе исеменнән зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сез булмасагыз лауреат исемнәре дә, кыйммәтле бүләкләр дә булмас иде. Гел шулай дус, бердәм булыйк! Бәйрәмнәребез һәрчак гөрләп, эчтәлекле үтсен, моның өчен барлык шартлар да бар. Илһам чишмәләребез саекмасын! Күкләребез аяз булып, күңелләребез тыныч булсын!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: