Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 март 2022, 09:22

Март аенда яңа законнар үз көченә керә

Русия юристлары ассоциациясенең Башкортстан бүлеге 2022 елның мартында үз көченә керә торган законнар буенча аңлатмалар әзерләде.

Март аенда яңа законнар үз көченә керә
Март аенда яңа законнар үз көченә керә
 
Хәрби пенсионерларга пенсияләрне индекслау:

Хәрби пенсионерларга да пенсияләр, картлык буенча страховка пенсияләре кебек үк, инфляция дәрәҗәсеннән югарырак (8,6 процентка) индексланды. Әлеге закон шулай ук кире көчкә ия һәм 2022 елның 1 гыйнварыннан көченә керә.

Корал әйләнешен контрольдә тотуны катгыйландыру:
коралны психиатрия тикшерүе узган, наркотикларга һәм психотроп матдәләргә анализ ясаган кешеләр генә сатып ала, саклый, йөртә һәм куллана ала.
Медицина тикшерүен 5 елга бер тапкыр фәкать дәүләт яки муниципаль оешмада гына узарга кирәк булачак.

Инвалидларны эшкә алу өчен квота:
эшләүчеләр саны 100 кешедән арткан эш бирүчеләргә Русия субъекты законнары нигезендә инвалидларны эшкә кабул итү өчен хезмәткәрләрнең исемлек буенча уртача саныннан 2дән 4 процентка кадәр күләмдә квота билгеләнә. Хезмәткәрләр саны 35тән 100гә кадәр булган эш бирүчеләр өчен квота 3 проценттан да артмаячак.

Хәйрия өлкәсендә мошенникларга каршы көрәш:
мондый эшчәнлеккә хокукы булмаган кеше тарафыннан хәйрия җыемнары өчен тартмалар кулланган һәм мондый тартмаларны урнаштыру һәм куллануга карата таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык барлыкка киләчәк. Максималь җәза - 50 мең сумга кадәр штраф.

Шулай ук, хезмәтне саклау, шәхси фондлар, машина йөртүчеләрнең диагностик картасы булмаган өчен административ җаваплылык, федераль медицина реестрлары, яңа торак категорияләре, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрдә торак йортлар, авыл хуҗалыгы тәгаенләнешендәге җирләрнең дәүләт мониторингы, хәвефле калдыклар белән эш итү, яхшыртылган характеристикалы продукция турындагы законнарга үзгәрешләр кертелә.
Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: