Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль , 10:27

Камилә Вәлиева - милләтебез йолдызчыгы!

Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Олимпиададагы чыгышында җиңү яулады һәм Русия җыелма командасын беренче урынга чыгарды.

Камилә Вәлиева - милләтебез йолдызчыгы!
Камилә Вәлиева - милләтебез йолдызчыгы!
Русия фигуристкасы Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпия уеннарында команда турниры кысаларында кыска программада искиткеч җиңүгә иреште. Ул 90,18 балл җыйды.


Кыска программада икенче урынны япон фигуристкасы Вакаба Хигучи (74,73 балл) алды. Өченче урында канадка Мадлен Скизас (69,60).

Фигуралы шуу буенча Русия җыелма командасы, Америка җыелма командасын 2 баллга узып, 36 балл җыйды һәм беренче урынга чыкты. Бүген команда турниры ялгыз шууда ирекле программалар белән дәвам итәчәк. Ә иртәгә команда турниры ирекле программалар белән спорт парлары, бию дуэтлары һәм ялгыз төрләр арасында тәмамланачак.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в