Туган як
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2022, 10:02

Педофилларга гомерлек җәза биреләчәк

Русия Дәүләт думасы педофилларны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итү турында законны өченче, ахыргы укылышта кабул итте.

Педофилларга гомерлек җәза биреләчәк
Педофилларга гомерлек җәза биреләчәк

Хәзер балигъ булмаганнарны кабат сексуаль көчләгән кеше гомерлеккә төрмәгә утырачак.


Шулай ук ике һәм аннан да күбрәк баланы сексуаль көчләүдә гаепләнүче, шулай ук көчләү белән бергә башка авыр яисә аеруча авыр җинаять кылган (әйтик, үтергән) кешеләр дә гомерлек җәзага хөкем ителәчәк..

Экспертлар фикеренчә, әлеге чара балаларны җәзаны үтәгәннән соң иреккә чыккан педофил-рецидивистлардан сакларга мөмкинлек бирәчәк.
 
kiziltan.ru
Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: