Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2022, 09:55

Иске Туймазы халкын сөенеч көтә!

Туймазы районында сәламәтлек саклау объектын төзү Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән игълан ителгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын һәм «Беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.

Иске Туймазы халкын сөенеч көтә!
Иске Туймазы халкын сөенеч көтә!

Туймазы районы хакимиятендә билгеләүләренчә, Иске Туймазыдагы сменага 75 кешене кабул итәрлек яңа табиблык амбулаториясендә тагын дүрт авыл халкына хезмәт күрсәтеләчәк, чөнки Иске Туймазы авыл Советы биләмәсендә ике меңнән артык кеше яши.

Фельдшерлар яңа табиблык амбулаториясе ачылуны зур түземсезлек белән көтә, чөнки Иске Туймазыда 70нче еллар ахырында төзелгән иске бина заманча таләпләргә җавап бирми. Ә авыл халкына яңа бинаның халык өчен бик уңайлы урында булуы ошый, бу — авылның иң үзәге, балалар бакчасы һәм мәктәптән ерак түгел.

Хәзерге вакытта төзүчеләр диварларны һәм түбәне монтажлауны төгәлләгән, фасадны җылыткан. Шулай ук су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу системасы билгеләнгән. Хәзер бинаның эчке эшләренә тотыналар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: