Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
27 октябрь 2021, 17:30

Читтән торып эшләү законлымы?

Башкортстан Профсоюзлары федерациясе 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләр өчен 1 ай читтән торып эшләүне кертергә тәкъдим итте.

Читтән торып эшләү законлымы?
Читтән торып эшләү законлымы?

Президент Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион режимга дүрт атнага күчерүне йөкләде. Ул моны, прививка ясатмау өчен медицина күрсәтмәләре булмаган очракта, вакциналау һәм иммунитетны формалаштыру өчен кирәк дип аңлатты.


Башкортстан Профсоюзлары федерациясе рәисе Гүзәл Мирошниченко фикеренчә, бу тәкъдим актуаль булып тора һәм гражданнарның сәламәтлеген яклауга юнәлтелгән.

«Читтән торып эшләүгә күчерү гражданнарның хезмәт хокукларын бозмый, чөнки дистанцион эш режимы Русия Хезмәт кодексында беркетелгән, аның нигезендә читтән торып эшләүгә күчерелгән хезмәткәрләргә барлык хокуклар һәм гарантияләр тулы күләмдә саклана», — дип билгеләп үтте ул.

Башкортстан профсоюзлары җитәкчесе, шулай ук, төбәк башлыклары Президент йөкләмәсен анализлар һәм аны үтәү өчен барлык чаралар кабул ителер, дип өстәде.

"Хезмәткәрләрне вакциналанырга стимуллаштыру өчен һәм COVID-19 авыруы белән бәйле хәлне тотрыкландыру максатыннан без Коллектив договорларга арттырылган яисә өстәмә гарантияләр һәм компенсацияләр турында положение кертү, шул исәптән өстәмә түләүле ял көннәре, хезмәт хакын саклап калып, аларны чираттагы ялга өстәү мөмкинлеге булдыру тәкъдиме белән мөрәҗәгать итәбез», - диелә мөрәҗәгатьтә.
 
 


Фото: Башинформ

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: