Барлык яңалыклар

Эшемне күңел биреп башкарам

Үзәк китапханәнең массакүләм чараларны оештыру буенча баш методисты Ольга Габделхакова шулай белдерде

Эшемне күңел биреп башкарам
Эшемне күңел биреп башкарам

Заман китапханәләре — ул тыныч кына уку урыны түгел, ә гөрләп яшәүче иҗтимагый үзәк. Биредә төрле кызыклы чаралар актив үткәрелә.
Гәзитебез кунагы белән Мәдәният хезмәткәрләре көне уңаеннан очраштык. Ольга Әүхәт кызы  китапханә системасында 2007 елдан көч сала. Башта «Нур» клубында урнашкан китапханәдә хезмәт куя, аннары шәһәр үзәк китапханәсенә күчә.
Ул мәктәпкәчә яшьтәге­ләрдән алып өлкәннәргә кадәр төрле буын вәкилләре белән эш алып бара. Балалар белән очрашулар күбрәк уен формасында үтә, чөнки китап дөньясына аларны шулай тарту отышлырак. Ә инде яшүсмерләрне Пушкин картасы кысаларында төрле квестлар, интерактив уеннар аша китапханәгә җәлеп итәләр. Чаралар китапханәнең үзендә, шулай ук мәктәпләр, балалар бакчалары, уку йортларына барып та үткәрелә.
— Аларның темаларын үзегез уйлап табасызмы яисә план өстән төшереләме? — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән.
— Төрлечә була. Тематик планны үзебез дә төзибез, республика һәм федераль китапханәләр дә җибәрә. Анда ел саен үткәрелүче бәйрәм һәм истәлекле даталар керә. Китапханәгә килүчеләрнең тәкъдимнәрен дә исәпкә алабыз, шәһәргә кагылышлы вакыйгаларны да күз уңыннан ычкындырмаска тырышабыз. Каһарман якташыбыз Мөҗәһит Хәйретдинов истәлегенә, Октябрьскийның юбилейлы даталарына чаралар, сәләтле шәһәрдәшләрнең иҗат кичәләрен оештырабыз. Читтән караганда, бер сценарийны ел да кулланып була, дип тоеладыр. Әмма бу ялгыш фикер. Чөнки һәр елны диярлек ниндидер үзгәрешләр килеп чыга, аны яңартабыз яисә яңадан төзибез. Шулай ук һәр аудиториягә аерым материал кирәк. Мәгълүматны балаларга да, олыларга да бер үк төрле итеп җиткереп булмый. Сценарий төзү өстендә озак утырырга туры килә. Бу гамәлләр хәзер минем өчен гадәти, хезмәтемне күңел биреп башкарам. Бер шаян шигырьдәге «Мин эшемне яратам, ял көнендә дә монда киләм» дигән сүзләр минем турыда әйтелгән кебек. Чөнки эш вакытында күпләр килә алмагач, иҗат сәгатьләрен шимбә көнне үткәрәбез, — дип сөйли Ольга Габделхакова.
Мәкалә герое китапханәдә түгәрәк‑оешмалар эшен дә оештырган. Биредә аның җитәкчелегендә милли «Илһам», «СТИХиЯ» әдәби клублары һәм сәламәтлекләре чикле кешеләрне берләш­тергән «Кояшны кабыз» клубы үсеш алган. «Ак инәйләр» оешмасы вәкилләре белән дә тыгыз эшли ул. Барысының да кызыксынуларына туры китереп, төрле чаралар — очрашулар, әңгәмәләр, иҗат кичәләре, осталык дәресләре үткәрә. Моннан тыш, Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономия һәм Бөтендөнья башкортлары корылтаеның территориаль бүлекләре белән хезмәттәшлек итә.
Бай тәҗрибәгә ия белгеч хәзер яшьләргә дә һөнәр нечкәлекләренә төшенергә ярдәм итә.
— Ольга Әүхәт кызы остазым булды. Һөнәр үзен­чәлекләренә, тамашачылар алдында үзеңне ничек тотарга өйрәтте. Ул бик иҗади кеше, һәр эшкә курыкмыйча алына. Гел ниндидер яңалык кертергә тырыша, — диде аның турында хезмәттәше Гөлназ Хисамова.
Чыннан да мәкаләм ка­һарманы күпкырлы сәләт иясе булып чыкты. Элегрәк буш вакытында бәйләм бәйләсә, хәзер кәгазь чыбыктан төрле эшләнмәләр үрә. Макияж ясый, йога белән дә шөгыльләнә. Моннан тыш, бакча тутырып яшелчә, җиләк‑җимеш, чәчәкләр үстерә. Ничек барысына җитешәсез, дип гаҗәпләнүемә, ул: «Тормыш иптәшем Фәритнең ышанычлы җилкәсен тою миндә көч һәм дәрт уята. Ул бөтен кызыксынуларымны хуплый, ярдәм итә. Кул эшләренә кирәкле җайланмалар ясый, өйдә булганда бергә йога күнегүләрен башкарабыз», — дип җавап­лады әңгәмәдәшем.
Габделхаковлар ике кыз­ тәрбияләп үстергән. Әни­ләренең иҗатка сәләте балаларына да күчкән, икесе дә ял минутларында кул эшләре белән шөгыльләнә.
Ольга Әүхәт кызы — үз эшенең остасы. Ул ире­шелгәннәргә тукталып калырга җыенмый, һаман эзләнә, яңалыкка омтыла. Бу чын иҗади кешеләргә хас сыйфат. Яңа идеяләрне тормышка ашыруда көч‑куәт кенә җитсен!

Автор: Алсу Ибрагимова
Читайте нас