Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
29 гыйнвар , 16:09

Айбулат Гыйлаҗетдинов: Халык җырларында тарих җырлана

Зәңгәр күктә йолдызлар калыккан кебек, эстрада сәхнәсендә дә яшь йолдызлар кабына. Алар үзләренең балкышы белән күзләрне иркәләп, җаннарга рухи азык бирә аламы? Вакыт мәсьәләсе

Айбулат Гыйлаҗетдинов: Халык җырларында тарих җырлана
Айбулат Гыйлаҗетдинов: Халык җырларында тарих җырлана

Дөресен генә әйткәндә, социаль челтәрләрдә чыгыш тотучы артистлар белән хәзер буа буарлык. Кайсыберләрен танып та бетереп булмый. Җитте бер замана — җырлый белгәне дә җырлый, җырлый белмәгәне дә җырлый, дип лаф орган халыкка шаккатмалы да түгел. Чыннан да, алар бик күп. Шулар арасынннан күңел җан кылларын селкетерлек моңнарны эзли, юксына һәм таба.
Узган ел ахырында Октябрьский музыка көллияте сәхнәсендә Айбулат Гыйлаҗетдинов концерт белән тамашачы каршына чыкты. Халыкчан җырлар, тыйнаклылык, йөрәк түреннән айкалып чыккан моң... Кем соң ул Айбулат Гыйлаҗетдинов?

 — Мөгаен, тамашачыны иң беренче чиратта сезнең исемегез җәлеп итәдер: Айбулат — нинди матур исем. Бу сезнең үз исемегезме, әллә инде сәхнә исемеме?

— Әти‑әнием яратып кушкан исем. Булат — нык тимер дигәнне аңлата. Тормышта нык һәм көчле, чыдам һәм тырыш булсын дип Айбулат дип исем биргәннәр. Сәхнәдә дә Айбулат булып калачакмын.

— Мондый матур һәм батыр егетләр нинди туфракта үсеп чыга икән? Мөгаен, безнең укучыларыбызга сезнең белән якыннан танышу кызык булыр...

—Тумышым белән Башкортстанның Илеш районы Тыпый дигән авылдан. Миңа — 21 яшь. Әти‑әниемә килгәндә, алар авылда матур итеп дөнья көтәләр. Әнием халык сәламәтлеге сагында тора — фельдшер булып эшли. Әтием мал‑туар асрый.

— Беренче тапкыр сәхнәгә чыгудан алган хис‑тойгыларыгыз, мөгаен, әле дә булса онытылмыйдыр? Гомумән, сәнгать дөньясына илткән тарих юлы кайда һәм кемнән башланды?

— Чыннан да, тәүге тапкыр сәхнә тотуым әле дә булса истә. Беренче сыйныфта беренче тапкыр кулыма каләм алган кебек, микрофон да алдым — «Илеш сылуы» исемле район бәйгесендә «Эх, сез матур кызлар» җыры белән чыгыш тоттым.
Җыр‑моңга мәхәббәт һәм сәләт гаиләдән килә. Әти яшьтән үк гармунда уйный. Матур итеп җырлый. Туйлар алып барган вакытлары да булды. Әби‑бабайларым да сәнгатькә гашыйк кешеләр. Әниемнең әнисе тальян гармунда уйный иде. Минем дә яраткан уен коралым бар — ул курай.

— Октябрьский музыка көллиятендә алган белем сезнең өчен ныклы нигез булып торамы? Сезне бик еш Казанда була дип ишеттем. Сер булмаса, Татарстан белән нинди элемтәдә торасыз?

— Уфаның Газиз Әлмөхәммәтов исемендәге гимназиясен тәмамлагач, белем алуымны Октябрьский музыка көллиятендә дәвам итәргә булдым. Якташларым, халкыбызның яраткан җырчылары Филюс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллинны зур эстрада дөньясына таныткан педагог Галия Закир кызы Мусина мине җырлатып карады һәм үз классына кабул итте. Бу минем өчен бәхет кошы тотуга тиң булды. Көллияттә, тәҗрибәле укытучылар кул астында алган ныклы белем, һичшиксез, үз юлымнан ышанычлы адымнар белән барырга ярдәм итә.
Хәзерге вакытта шәхси концерт программасы өстендә эшлим. Укуымны дәвам итүне дә арткы планга калдырмау теләге белән яшим. Уфадан да, Казаннан да чакыру алдым. Концертларымны җайга салу белән дә, Ходай язса, укырга керергә дип торам.

— Репертуарны сайлаганда, җырларның эчтәлегенә колак саласызмы, әллә инде күбрәк яңгырашына игътибар итәсезме?

— Җырларның бар ягын да исәпкә алам — эчтәлеге белән яңгырашы күңелгә ятмаса, аны халык күңеленә илтеп җиткереп булмый.

— Яшь йолдыз буларак, бүгенге эстрада сәнгатен үзгәртеп корыр идегезме?

— Яшерен‑батырын түгел: үзгәртер идем. Иң башта халык җырларын тере тавышка җырлаттырыр идем. Халык җырлары — бит ул үзе бер колач җитмәслек даирә, аһәң, манзара... Аларның һәр җөмләсенә халык язмышы, җан торышы, тарих салынган. Мондый тирән эчтәлекле җырларны — халык җәүһәрләрен тере тавышка сикерә‑сикерә башкарып чыгу мөмкин түгелдер ул...


— Кайсы артистның иҗатын күзәтеп барасыз? Үзегез өчен кемне үрнәк итеп куясыз?

— Өлге итеп куярдай артистларыбыз шактый. Мин шәхсән татар сәнгать дөньясының кабатланмас моң ияләре Илһам Шакиров һәм Хәйдәр Бигичев иҗатын үземә үрнәк итеп куям. Атаклы Салават Фәтхетдинов, замана эстрадасы йолдызлары Филюс Каһиров һәм Ришат Төхвәтуллин иҗатын хөрмәт белән күзәтәм.

— Бүген сәхнә артындагы тормыш турында төрле сүзләр йөри — көнчелек, хыянәт, җырлар урлау... Мондый шартларда чиста булып калыр өчен, кеше нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

— Дөресен генә әйткәндә, сәхнә арты тормышы белән кызыксынмыйм. Үземнең чыгышым турында уйлыйм. Бөтен көчемне һәм игътибарымны шуңа юллыйм. Көнчелек миңа хас сыйфат түгел. Һәр җырчының үз тавышы булган кебек, үз кыйбласы да булырга тиеш. Шуңа күрә мин дә үз юлымны сайладым һәм шуның буенча атлыйм.

— Узган ел ахырында Октябрьскийда сезнең концертыгыз булды. Тамашачы бик җылы кабул итте. Сезне яңа программа белән тагын кайчан күрә алачакбыз?

— Чыннан да, Ходайга шөкер, концертларым бик матур узды — тамашачыларның көчле һәм җылы алкышлары иңнәргә канат куйды. Әлеге вакытта яңа җырлар өстендә эшлим. Концертлар белән Башкортстан һәм Татарстан сәхнәләренә чыгарга җыенам. Афишаларым таратылды.

— Кызлар, гадәттә, ак атка атланган патша малаен көтәләр. Ә сез үзегезнең булачак сөйгән ярыгызны нинди сыйфатлары өчен сайлап алачаксыз?

— Мине аңлаган, минем белән бер дулкында булган кешене үземнең тиң ярым итеп күрергә теләр идем. Үзара хөрмәт һәм ярату хисе, ике арага читләр сүзен кертмәү — минем өчен аеруча мөһим.
Сер итеп кенә әйтәм, әлеге вакытта очрашып йөри торган кызым бар. Икебез бергә тормыш сынауларына бирешмичә барсак, кыенлыклар безне читләтеп узар, дип ышанасы килә. Ә инде ак атка атланып йөри торган принцлар хәзер юк дәрәҗәсендәдер ул, ак машинасы булса да яхшы (көлә).

Айбулат Гыйлаҗетдинов казанышлары: 
• 2015 елда «Сулпылар» Республика телевизион конкурсында гран‑при белән бүләкләнә.
• 2021 елда «Идел» IX башкорт һәм татар милләтара җыр фестивале‑конкурсында беренче урынга лаек була. 
• 2023 елда «Яңа татар җыры» фестивалендә һәм Рәшит Ваһапов исемендәге Халыкара татар җыры фестивалендә — өченче дәрәҗә лауреат.
Октябрьскийда үткән «Курай» XXII республика бәйрәмендә җиңү яулый. 


— Сезнең белән элемтәгә чыгар алдыннан, социаль челтәрләрдәге чатларыгызга күз салдым. Алар бик үк кызыклы түгел, фанатларны җәлеп итми. Сез үзегез шулай тыйнак яшисезме, әллә инде виртуаль дөньяга әллә ни зур әһәмият бирмичә, кеше белән күзгә‑күз карашып сөйләшергә яратасызмы?

— Тыйнаклык — беренче урында тора. Әти‑әнием шулай тәрбияләгән. Мин аларга барысы өчен дә бик рәхмәтлемен. Бергә утырып сөйләшергә яратам. Алай гына да түгел, янәшәңдә бергә утырып сөйләшердәй, серләреңне уртак итәрдәй, эчеңне бушатырдай кешеләрең булу — ул үзе зур бәхет.

— Татар телендә матур сөйләшүегезне беренче җаваптан ук аңладым. Туган телгә мәхәббәт гаиләдә тәрбияләндеме?

— Без өйдә үзара бары тик туган телебездә сөйләшәбез.

— Сәнгать шау‑шуыннан арынып торыр өчен нинди яллар оештырасыз? Бәлкем берәр төрле кызыклы хоббиегыз бардыр?

— Күңелле компанияләр белән ял итәм. Балыкка йөрим. Спорт белән шөгыльләнәм.

— Сезнең яшь һәм матур чагыгыз. Төрле амбицияләргә бирелеп, үз кыйблагызны югалтмас һәм куйган максатларыгызга илтә торган юлда адашып калмас өчен, үз‑үзегезгә нинди үгет‑нәсыйхәтләр бирәсез? Бәлкем якын кешеләрегез биргән тормышчан киңәшләр дә сезнең өчен маяк булып торадыр...

— Монда әти‑әни биргән тәрбия зур роль уйный. Әле дә булса әти белән әни үгет‑нәсыйхәтләрне биреп кенә тора, Аллага шөкер, вакыт‑вакыт шәп итеп тә бирә...

 

Илмира ГАЛИЕВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: