Шәһәрнең 2нче санлы Балалар сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүче Рамазан Басимов «Дебют. 9‑13 яшьлек балалар» номинациясендә 20 072 халык тавышын җыйды — шуның кадәр тыңлаучы яшь вокалистны хуплады.
Балалар чыгышлары жюрины да, тамашачыларны да сокландырды. «Дебют. Балалар» номинациясендә иң яшь конкурсантлар барысын да суперэнергия һәм позитив белән баетты.
— Октябрьскийдан Рамазан Басимов сәхнәдә тиңдәшсез иде, ул шатлык нурлары чәчте һәм музыкаль пассажларны оста башкарды — безнең шәһәрдән яшь вокалчы чыгышын жюри шулай дип бәяләде.
Рамазанның бу беренче дәрәҗәле бүләге түгел. Ул еш кына төрле иҗади ярышларда катнаша һәм һәрвакыт диярлек җиңүгә ирешә.
— Миңа җырлау канәгатьлек бирә. Сәхнәдә чыгыш ясау, дулкынлануны җиңә белү өчен көч һәм нык нервлар кирәк. Тамашачылар алдына чыкканда, башта бераз дулкынланам, ә аннары мине процесс биләп ала, дулкынлану артта кала. Мин һәрвакыт үземнең җиңүемә ышанам, — диде Рамазан.
Малай мәктәптә дә яхшы укый һәм бокс белән шөгыльләнә.
Сүз уңаеннан
«Уфа дулкыны»ның 13нче сезонына 300дән артык гариза килгән. Сайлап алуда Русиянең 46 шәһәр һәм районыннан 116 конкурсант көч сынашкан. Финалга 19 катнашучы чыккан. Алар конкурсның төп бүләкләре — «алтын скрипка ачкычлары» һәм «Спутник ФМ» радиосы эфирында җырны ротацияләү хокукы өчен көрәште.
Надежда Казакова