Тынгысыз көннәр
Театр режиссеры Нурсилә Кәримова белән иҗат коллективының юбилеена хәзерлек барган көннәрнең берсендә күрештек.
— Проблемалар күп инде. Әмма күңел төшенкелегенә бирелмибез. «Театр — яктылыкка алып бара...», — дип язып калдырган бит мәшһүр Тукаебыз. Шулай булгач безнең дә башкача уйларга һич хакыбыз юк, — дип елмайды ул.
Йөгерә‑атлый шәһәр Мәдәният йортына килеп кергән әлеге нәфис сынлы, җитез хәрәкәтле хатын‑кыз китапханәдән кайтуын, моннан тыш афиша белән бәйле сорауларны да ахыргача чишеп бетерәсе барлыгын хәбәр итте. Җитмәсә, без йөрибез аяк астында боталып, кешенең алтынга тиң вакытын урлап.
Тиз‑тиз генә өс киемнәрен салып куйган режиссер театр өчен бүлеп бирелгән бүлмәгә ашыкты. Яртылаш диярлек әйбер белән тулган, өстәвенә кечкенә бүлмәне күреп, телемдә чәнечкеле сораулар туганын искәреп алган Нурсилә ханым: «Безнең күңелебез киң. Актерлар көтә, репетицияне башларга кирәк. Туган көнне бәйрәм итү билгеләнгән вакытка кадәр болай да аз көннәр калып килә», — диде зур ышаныч белән.
Иҗат коллективы бүген сәхнәләштерелгән күренешләр белән катнаш җырлы‑биюле программа өстендә эшли.
— Моннан 75 ел элек ышанычлы адымнар белән атлап киткән театрның чишмә башында торган режиссер Шамил ага Мәхмүтов һәм аның белән кулга‑кул тотынып сәхнәгә чыккан актерларның якты истәлеген хөрмәт итеп, узган елларда куелган спектакльләрдән өзекләр булачак. 2024 ел — Гаилә елы дип игълан ителүен истә тотып, постановкаларда ирле‑хатынлы актерларыбыз уйнаячак. Бүгенге көндә барыбызны да кайгы утына салган сугыш темасына да күз йома алмыйбыз. Программада, шулай ук, күңелле күренешләр дә булачак... Бөтен кәртләрне дә ачып салсак, дөрес һәм кызык булмаячак. Тамашачы хөкеменә дә калдырыйк, — диде Нурсилә Вәлиян кызы серле итеп елмаеп.
Мәхәббәтле сәхнә
Театрны чишелеп бетмәгән табышмакка тиңлиләр. Сәхнә артында гына түгел, хәтта сәхнәнең үзендә дә көтелмәгән хәлләр, могҗизалар булырга мөмкин.
— Әлбәттә. Ләкин ул көтелмәгән хәлләр сәхнә артында гына булып, шунда калсын инде алар, — дип сүзебезне дәвам итәбез гәзитебез кунагы белән.
Әлеге фикер юк җирдән башта тумады. Нурсилә Вәлиян кызы җитәкли торган коллектив бүген уртача 60 яшьтә. Арада алтмыш яшен тутырып килүче кешеләр дә, җиденче дистәнең аръягына чыгучылар да бар. Ни кызганыч, театрга яшьләр, урта буын вәкилләре килергә ашкынып тормый. Күпләр туган телне белми. Сүз уңаеннан, «Ык таңнары» башкорт халык театры дип йөртелсә дә, ни мәзәк, биредә татар телле актерлар уйный, татар язучылары иҗат иткән әсәрләр сәхнәгә куела.
— Чөнки безнең шәһәрдә башкорт телендә саф чиста сөйләшүче кешеләрне бармак белән генә санарлык, — дип билгеләп үтте Нурсилә ханым. — Проблемалар булуга карамастан, театрны алга таба да яшәтәсе килә. Аның сызып ташлап булмый торган үзенең чал тарихы, үз тамырлары һәм геройлары бар. Менә шушы өлкән буын кешеләрен — театр дип җан атып йөрүче актерларны мин үз гаиләм кебек якын күрәм. Аларның һәркайсы миңа бик якын һәм кадерле. Сүз дә юк, тормыш булгач төрле хәлләр була — авырып китүчеләр дә, гаилә мәшәкатьләре аркасында репетициягә килә алмаучылар да... Әмма шунысы факт — актерлар гаебе белән беркайчан да безнең программаларның өзелгәне юк. Дөрес, безнең уеннар югары дәрәҗәдә була алмый. Чөнки сәхнәгә һөнәрман артистлар чыкмый. Ләкин аларның һәркайсы үз роленә керергә, үз образын тамашачы күңелен уятырлык итеп башкарырга тырыша. Шуңа күрә мин аларның һәрберсенә зур рәхмәтлемен.
Театр сәнгатен дөньяга күрсәтү, аны гасырлар буе яшәтү — ул бөтен халык эше. Шушы уйдан чыгып, Нурсилә Кәримова моннан дүрт‑биш ел элек сәнгать сөюче, сәхнәгә чыгып уйнарга сәләтле кешеләрне үзе эзли башлый.
— Шулай бервакыт бүлмәгә өч апа килеп керде. Аларның һәркайсы белән күзгә‑күз карап таныштык, сөйләштек, аңлаштык, киңәш‑табыш кордык. Көнен һәм сәгатен әйтеп, репетициягә чакырдым. Киләбез, дип вәгъдә бирделәр. Кайтып киткәч тә әле берничә тапкыр шалтыратып, вакытын тәгаенләделәр. Шул вакытта җаныма ниндидер бер җылылык иңде, күңелемдә өмет чаткылары уянды. Әлеге апаларыбыз Рита Сәгыйдуллина, Рәйсә Сәлахутдинова һәм Рима Насретдинова үзләрендә кыюлык табып, безнең коллективка килеп кушылдылар. Алар беренче тапкыр 2022 елда «Сугыш көйдергән хатлар» исемле театрлаштырылган постановкада уйнадылар, — дип искә алды режиссер.
Рима Насретдинова турында «шундый ягымлы һәм тыйнак апа бар, шигырьләрне бик сәнгатьле итеп укый, әллә дәшеп карыйбызмы?», — дип театр тормышы белән якыннан таныш булган Гөлнара Кәбирова тәкъдим керткән. Чыннан да, Рима ханым театр өчен зур табыш була. «Бар яклап та килгән. Кешенең кәефе булмаган чаклар еш була. Тик Рима апаның, өлкән яшьтә булуына карамастан, беркайчан да коллективта тавыш күтәреп дәшкәне юк. Сабырлыгы, иплелеге һәм тынычлыгы белән ул таң калдыра. Шелтәләрне дөрес кабул итә һәм хаталар өстендә эшли белүе белән дә зур хөрмәт казанган артистыбыз ул безнең», — диде Нурсилә ханым канәгатьлек хисен яшереп калмыйча.
Сер түгел, театрда катнашучыларның барысы да режиссерның шелтәләрен дөрес кабул итми. Нишләмәк кирәк, өлкән яшьтәге кешеләр — бала хокукында. Әмма бар очракта да уңай якка гына сыпырып утырып булмый. Коллективның уртак уен белән сәхнәгә чыгасын күз уңында тотып, шелтә һәм дәгъвалар белдермичә һич мөмкин түгел.
— Бүгенге көндә театр коллективы зур түгел, нибары унбиш кешедән тора. Тормыш үзгәргән кебек, театр да бер урында гына тора алмый. Аның кыйбласы, реквизитлары, декорацияләре, табигый ки, актерларның уйнау тәртибе һәм характеры да үзгәрә. Кызганычка, моны бөтен кеше дә дөрес итеп кабул итми. Әмма арада Рима апа кебек кешеләр барында, безнең эшләребез уң булачагына шик калмый. Әйткән икән, сүзендә тора. Кулына алган сүзләрне икенче көнне үк ятлап килә. Ул күп тапкыр төрле шәһәр чараларында катнашуы белән дә өметемне аклады. Радик Мугтанов ышанычлы иптәш кенә түгел, ул безне үзенең кешелеклеге һәм ярдәмчеллеге белән дә күңелләрне яулады. Зәйтүнә апа Хәбирова актив актерларыбызның берсе. Ул инде ике спектакльдә уйнарга өлгерде. Нинди роль өлешенә тия, шуңа канәгать һәм аны ачып салырга тырыша. Зинфира Башарова — бизнес‑леди. Эше күп. Әмма театрга килергә вакыт таба. Телефоннан кайчан шалтыратма, ул: «Алло, кадерлем. Яхшы, мин әзер. Син безгә ышан. Бар да яхшы булачак», — дип җавап бирүеннән үк иңнәремә канатлар куйган кебек була. Мондый кешеләр бүген театрда алтын бәясенә тиң. Өстәвенә, бит әле аларның шактые, хаклы ялда булуга карамастан, эшләүләрен дәвам итәләр, — дип бәян итте Нурсилә Кәримова.
Алтын «костяк»
Театрга моннан бик күп еллар сәхнәдә уйнаган тәҗрибәле актерлар да әйләнеп кайткан. Аларны нәкъ менә «Ык таңнары»ның 75 еллыгын бергәләп, матур һәм онытылмаслык итеп уздыру теләге янәдән сәхнәгә алып менгән. Алар өчен театр — милләт язмышының тутыкмас көзгесе. Бик күп еллар дәвамында милләтнең рухын һәм милли үзенчәлеген, телен һәм әхлагын саклап үстергән театр язмышына битараф булмаган, аңа чиксез хөрмәтле һәм мәхәббәтле кешеләр генә мондый адымга бара ала.
Саҗидә апа Азнабаева хәзерге вакытта Уфада яши. Моннан шактый еллар уйнаган кадерле театры аны Октябрьскийга тартып кайтарган. «Сагындым. Театрның юбилеенда бик катнашасым килә», — дип ул зур теләген белдергән.
Фәнзия Кәлимуллина, Зәйтүнә һәм Хәбип Галиуллиннар, Нина һәм Мәсгуть Шакировлар — әле дә булса театр тормышында кайнап яшиләр. Алар — чын һөнәрманнар. Алар тудырган һәр образ — үзе бер тарих, үзе бер матур күренеш. Хәбип ага кебек театр язмышы өчен янып‑көеп йөргән кешеләр бик сирәк. «Менә бу урында шулайрак итеп уйнап карыйк әле», — дип әйткән теләккә беркайчан каршы чыкмый торган Мәсгуть ага сүз тыңлаучанлыгы һәм экспериментка барырга курыкмавы белән аерылып тора.
Бик төгәл һәм җаваплы кешеләр. Үзләренә бирелгән рольне тирәнтен аңларга тырышалар, кайбер урыннарда үз тәкъдимнәрен дә кертәләр һәм театр режиссеры белән уртак фикергә киләләр. Гәрчә актерларны туры китереп спектакльләрне сайлап алу җиңел бирелмәсә дә.
— Моңа сәбәпләр шактый. Шулар арасыннан кешеләргә, аеруча яшь актерларга кытлык — иң зур проблема. Шуңа күрә спектакльләрне сайлаганда күңелем белән йолдызларга менеп китсәм дә, чынбарлык бик тиз җиргә төшерә — артык кинәнә алмыйм. Әлбәттә, көнүзәк темага һәм кул астымда булган уйнаучыларга туры килгән әсәрне сайларга тырышам. Аны кат‑кат укыйм, күз алдымнан уздырам. Аннан соң коллектив белән түгәрәк өстәл корабыз. Рольләрне бүлгәндә, һичшиксез, кешенең характерын, темпераментын исәпкә алабыз. Тик уен барышында аның үз образын тудыра алмавы ачыкланган һәм актерларны алмаштырырга туры килгән вакытлар да булгалый. Әмма минем төп максат — һәркемне үз роленә ныклап кереп китәрлек итеп уйнату, аңлату, үз образын күңеле аша үткәрүдә аңа ярдәм итү. Кайбер кеше үз роленә озын юл узып килеп җитә, кайберәүләр — тиз килеп җитә. Иң мөһиме, юк, мин булдыра алмыйм, уйнамыйм, дип кайтып китүчеләр юк, — дип әңгәмәбезне дәвам итәбез Нурсилә Вәлиян кызы белән.
Бай һәм катлаулы юллар кичкән театр бүген дә үсәргә, югарыга омтылырга тырыша, киләчәккә планнар төзи... Бер очрашуда гына театр турында барысын да сөйләшеп бетерү мөмкин түгел. Әмма милли тел аксый торган шәһәрдә башкорт‑татар театрының халкыбыз йолаларын югалтмыйча, шул ук вакытта сәхнәне заманча эстетик алымнар белән баетып яшәргә тырышуы — зур батырлык. Чөнки аның режиссеры Нурсилә Кәримова кыенлыклар алдында тез чүкмәс кеше.
— Мин үземне башка хезмәттә хәтта күз алдыма да китерә алмыйм. Кечкенәдән сәхнәдә уйнап, биеп һәм җырлап үскән кеше мин. Сәхнәгә чыга алмыйча торсам, җаным әрни иде. Әтием — клуб мөдире, оста гармунчы булды. Әнием матур итеп җырлады. Театр — минем кыйблам, шуңа күрә булган актерларымны саклап, рухларын сындырмыйча, алар янына яңаларны җәлеп итеп, «Ык таңнары»н яшәтәсем килә. Театр — ул кешеләрне тормыш турында уйландыра торган тылсымлы учакка тиң. Менә шул учакны сүндермәскә иде бит... — Нурсилә Кәримованың борчылулары бер дә урынсыз түгел.
Ә бит бүген лаеклы ялга чыккан кешеләр шактый. Гомер бакый зур коллективта, кеше арасында эшләгән кешеләр дүрт стена артында утыра башлагач, сер түгел, еш кына күңел төшенкелегенә бирелә. Бәлкем, арада кая барырга, кем белән аралашырга белмәүчеләр дә бардыр. Рәхим итегез, «Ык таңнары» башкорт халык театры сезне яшәтеп кенә калмаячак, яшәртәчәк тә әле. Очрашулар, аралашулар, репертуар сайлау, рольләрне бүлешү, гастрольләр, яңа дуслар, бергәләп чәй табыны корып, туган көннәр һәм бәйрәмнәрне билгеләп узу — кай ягы белән начар?! Бар да яхшы — бары тик үз‑үзеңә бикләнмә, ачыл, хыялларга бирел, көл һәм уйна — шәхси мәнфәгатьләреңне читкә куйма!
Башкорт халык театры 27 ноябрьдә яраткан тамашачысын үзенең 75 еллыгын бергәләп бәйрәм итәргә чакыра. Тамаша 19 сәгатьтә башлана.
Илмира ГАЛИЕВА