Елъязмаларга бай ел
Октябрьский музыка көллияте тормышында агымдагы 2024 ел тарихи вакыйгалар белән истә калачак. Урта‑һөнәри белем бирү йортының оешуына быел 55 ел тулган. Ярты гасырдан артык гомер эчендә биредә никадәр талант ияләре үз сәләтләрен чарлаган, очар канатларын ныгытып, сәнгать дөньясы киңлегендә үз урыннарын тапкан.
Һичшиксез, музыка көллиятенең йөзек кашы — ул «Аяз» ансамбле. Күп сандагы республика һәм халыкара фестивальләр һәм конкурслар лауреаты булган иҗат коллективы өч дистә ел дәверендә чын һөнәрманнар — татар һәм башкорт эстрадасының якты йолдызларын һәрьяклап «чүкеп һәм шомартып» үстерә торган кадрлар тимерчелегенә әверелгән. Шуңа күрә «Аяз» үзенең утыз яшьлек туган көнен күп сандагы яраткан тамашачысы белән зурлап бәйрәм итте дә. Ул моңа хаклы рәвештә лаек!
Музыка көллияте студентлары, кайчандыр үзләре дә әлеге уку йорты аудиторияләрендә белем алган педагоглар, төрле елларның чыгарылыш укучылары — инде зур сәхнәләрдә чыгыш тотып, халык мәхәббәтен яулаган артистлар — аларның бу көнне йөрәкләре бер ритмда типте, алар бүген бер дулкында йөзде — аларның бар күңелен биләп алган якты хис‑тойгылар искиткеч матур концерт‑тамашага әверелеп, залда утырган һәркемнең йөрәгенә сары май булып ятты.
Халык рәхмәте
Бай репертуарында моңлы һәм дәртле җырлар, ялкынлы биюләр һәм милли гореф‑гадәтләр булган «Аяз» башкорт халык фольклор ансамбле Октябрьский шәһәренең генә түгел, тулы Башкорт иленең дә йөзек кашына әверелде. Аны күрше Татарстанда да таныйлар һәм хөрмәт итәләр.
Мондый дан һәм шөһрәт артында, әлбәттә, армый‑талмый эшләүче, бертуктамый эзләнүче, милли сәнгатькә карата үзенең бетмәс‑төкәнмәс мәхәббәтен һәм киң талантын шәкертләре аша халыкка җиткерүче Галия Мусина тора. «Аяз» ансамбле әлеге фани дөньяга аваз салган беренче көннән үк аның белән кулга‑кул тотынып атлаучы, яңа үрләр яулап, тагын да югарырак казанышларны максат итеп куя белүче Галия Закир кызы адресына котлауларның иң җылысы, теләкләрнең иң ихласы яңгырады. Бихисап укучыларына күңел яктысы җиткән кебек, бу көнне үзе кебек үк сөйкемле һәм көләч чәчәк бәйләмнәре өчен дә аның колачы җитте.
Сәхнәгә бер‑бер артлы күтәрелгән дәрәҗәле кунаклар — Башкортстан Республикасы мәдәният министрының беренче урынбасары Наталья Лапшина, җирле хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, Октябрьский музыка көллияте директоры Илдар Хаҗиев, Бөтендөнья башкорт корылтаеның территориаль бүлекчәсе рәисе Миңнегөл Ахунова — аларның һәркайсы Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Галия Мусинаның киң кырлы таланты, саекмас энергиясе алдында зур рәхмәт хисе белән баш иде.
Уку йортының элекке директоры Владимир Рихтерның, Татарстан Республикасының атказанган артисты Светлана Гашигуллинаның Төркиядән юллаган котлау хатлары, әлбәттә, көтелмәгән сюрприз булды.
Хатирәләрдә — хаклык
Юбилей кичәләрендә, театрныкы булсынмы, әллә иҗат коллективыныкымы, истәлекләрне барлауга зур дикъкать бирелә.
Казан дәүләт мәдәният институты ректоры, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең академик‑сәркатибе һәм әгъза‑ корреспонденты, ТРның педагогика фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе булып үсеп җиткән Роза Әхмәдиева бактың исә тумышы белән безнең шәһәрдән икән. Алай гына да түгел, быел 30 еллыгын билгеләп үтүче «Аяз» башкорт халык фольклор ансамбленең беренче тәрбияләнүчесе дә икән ул.
— Хөрмәтле, Галия Закировна, сез булмасагыз, без дә булмас идек, — дип Роза Шәйхәйдәр кызы юкка гына үз чыгышын башламады. — Бүгенге музыка көллияте без укыганда әле музыка училищесы иде. Әмма ничек кенә булмасын, аның диварлары артында белем алган еллар мәңге истән чыкмый. Башкорт бүлегенә укырга кергән беренче студентлар — без нибары дүрт укучы — беребез җырларга тырыша, икенчебез — бию алымнарын өйрәнә, өченчебез — уен коралын шыңгыр‑шыңгыр китерә... Менә шушы чиле‑пешле укучылары белән Галия Закировна беренче ярты елда ук концерт оештырды. Бу кешенең җанына никадәр көч һәм үҗәтлек салынуына, оештыру сәләтенең ургылып торуына, һәр укучысын үз баласыдай кабул итеп, йөрәге аша уздыруына ис‑акылың китәрлек.
Ансамбльгә исем эзләгәнебезне әле дә хәтерлим. Нинди генә исемнәр әйтеп карамадык. Берсе дә күңелгә хуш килмәде. Аяз — һич уйламаган җирдән туган исем. Тик ул никадәр тирән мәгънәгә ия! Галия Закировна, тормыш күгегез гел аяз торсын, барыр юлыгыз киң һәм сикәлтәсез булсын. Сезне «Аяз»сыз, «Аяз»ны сездән башка күз алдына китереп булмый. Сез — бербөтен!
Татарстан кунагы үзенең беренче остазына һәм уку йортына истәлекле бүләкләр тапшырды.
Йолдызлар кабынган сәхнә
Әлбәттә, котлаулар иҗат номерлары белән үрелеп барды.
«Урал» курайчылар ансамбле старт биргән концерт программасы ничек итеп шуның кадәр күп артистлар чыгышын үзенә сыйдыргандыр, белмим, әмма аларның һәркайсын халык яратып кабул итте — алма төшәр урын калмаган залда алкышлар авазы тынып тормады. Шушы түгелме халык хөрмәте һәм мәхәббәте?! Ә инде бүгенге «Аяз» ансамбле студентлары янына төрле елларның чыгарылышчылары — бәйрәм кунаклары да күтәрелгәч, сәхнә гомумән кече кебек тоелды. Берничә буыннан торган хор «Уралым» җырын башкарды.
Галия Мусина җитәкчелегендәге «Аяз» ансамбле үзенең иң яхшы номерлары белән сәхнә тотты. Татар һәм башкорт җырлары, аларга тезмәләр, фольклор композицияләре — һәркайсы отышлы яңгырады.
2024 ел — Гаилә елы. Музыка көллиятендә укып, танышып һәм кавышып, бүген дә тормышларын сәнгатьсез күз алдына китерә алмаган гаиләләр — Хәсәншиннар һәм Ханнановларның чыгышлары исә бәйрәмнең үзгә бер бизәге булды.
Искиткеч моңлы тавышка ия булган Марсель Хәбибуллин, Эльвира Зәйнетдинова, Камилә Шакирова, Айдар Хәсәншин һәм Владислава Сарян тере фортепианога кушылып җырладылар.
— Әлфия Сәетованы шәһәребездә оста җырчы буларак яраталар. «Аяз»да ул озак гомерле — педагогик практика укучысы һәм студенттан алып хөрмәтле бүлек укытучысына кадәр юл үтте. Үз вакытында ул югары уку йортын тәмамлады һәм башкорт бүлегендә бик күп кызыклы башкаручыларны тәрбияли, алар бүген үзләренең остазлары белән бер сәхнәдә чыгыш тота, — дип бәйрәмне алып баручылар аерым бер җылылык белән халыкара, бөтенрусия һәм республика конкурслары лауреаты Әлфия Сәетованы сәхнәгә дәштеләр.
Безнең шәһәрдә генә түгел, тулы республикада кайсы гына бәйрәм курай моңыннан башка уза икән?! Бу көнне халкыбызның борынгы уен коралы Айрат Шәймөхәммәтов кулында күңелнең иң нечкә кылларын уятырлык итеп моңланса, сәхнәне бөтен барлыгы һәм матурлыгы белән биләп алган Алсу Галиуллина тыпыр‑тыпыр басып татар биюен башкарганда, мөгаен, күпләрнең кушылып биисе килгәндер. Өстәвенә бит әле Рәзил Вәлиев башкаруындагы тальянкага кушылып. Ах, өздерә бит үзәкләрне татар бию көйләре!
«Аяз» ансамбленең туган көнендә акапеллага җырлар яңгырады. Музыка көллиятенең чыгарылыш укучысы Айгөл Миңнуллина җитәкчелегендәге «Кичке җыр» халык җыр һәм бию ансамбле башкарган «Усы буйлары» керәшен татарлары җыры, һичшиксез, залда утырган өлкән буын кешеләрен яшьлекләренә алып кайткандыр.
«Аяз» ансамбле хореографы Иван Фалькин сәхнәләштергән биюләр искиткеч осталыгы һәм гаҗәеплеге белән генә түгел, ә музыкаль материалны, сәнгати бизәлешне уңышлы һәм дөрес куллануы белән дә тамашачыны таң калдыра. Шуңа күрә татар хатын‑кызлары биюе дә күпләрнең күңеленә хуш килде.
— Галия Закир кызы үзенең шәкертләре белән горурлана ала. Ул үзенең укучылары — Башкортстан һәм Татарстанның халык һәм атказанган артистлары исеменә ия булган Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ Биктимерова, БРның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Рөстәм Ханнанов һәм Гөлчәчәк Вәлиева, «Урал моңы» Халыкара конкурста җиңү яулаган Ләйсән Сөнәгатова казанышларын күзәтеп яши. Күптән түгел тагын бер шатлыклы хәбәр килде — «Аяз»ны тәмамлаган Эдуард Хөснетдиновка БР атказанган артисты исеме бирелде. Ул шансон дөньясында үзенә юл салган җырчы. Аның күп кенә автор җырлары чын хитларга әверелде, — дип чараны дәвам итте алып баручылар Алинә Галиева‑Хәсәншина һәм Иван Фалькин.
Язмышлары «Аяз» ансамбле белән бәйле булган Айбулат Гыйлаҗетдинов, Алик Саакян, Эдуардо Марченко, Илназ һәм Ләйсән Саетовлар, Фәүзил Даутов, Лиана Лотфуллина, Роксана һәм Марат Әхмәдиевлар һәм башка бик күп артистларның чыгышын күзәтеп, нинди милләт булуына карамастан, эстрада сәнгате күгендә кабынасы якты йолдызлар шактый икән әле, дип ирексездән уйлап куясың.
Бәйрәмдә «Хәят», «Актамыр», «Аяз нуры», «Отрада», «Без комментариев» иҗат коллективлары сәхнә тотты.
Без бүген тынычлап концерт залында утырганда, безнең иминлек хакына кулларына корал алырга мәҗбүр булган якташларыбызны онытырга хакыбыз юк. Аеруча алар арасында Октябрьский музыка көллиятен тәмамлаган егетләр булганда. Мотоукчылар полкы бүлекчәсе командиры, Артист чакырулы сугышчыбыз тасма артыннан безгә үзенең кайнар сәламнәрен җибәреп, «Аяз»ның туган көне уңаеннан видеокотлау юллаган булып чыкты. Әлеге форсаттан БР атказанган артисты Эдуард Хөснетдинов башкарган «Ишетәсеңме, әни» җыры йөрәкләрдә сагыш тулы кайтаваз булып яңгырады.
Әлбәттә, «Аяз» башкорт халык фольклор ансамбленең утыз еллыгы уңаеннан әзерләнгән зур концертны күңелле ноталар белән тәмамлыйсы килә. Әйтер сүзләр күп кебек. Әмма аларны аралап, телгә бер генә теләк килә — күкләребез аяз булсын! Шул вакытта гына тумаган җырлар туып, күңелләрне бөек эшләргә җилкендерә алачак.