Бу көнне Халыклар дуслыгы йортының зур сәхнәсеннән матур җырлар агылды, дәртле биюләрдән идәннәр сыгылып торды — болар барысы да күп милләтле халкыбызның тирән мәдәниятен, чын осталыгын, күңел матурлыгын һәм тел байлыгын чагылдырды.
«Дуслык» Төбәкара милли мәдәниятләр фестиваленең елдан‑ел географиясе киңәя бара. Быел да ул үз тирәсенә бик күп җыр‑моң осталарын һәм халык сәнгатенә гашыйк тамашачыны җыйды.
Менә ул катнашучылар парады — Ырынбур өлкәсенең Абдуллино районыннан Артемьевка һәм Кече Сурмәт авыллары, Северный районыннан Каменногорское һәм Иске Борискино авыллары; Татарстан Республикасының Бөгелмә районыннан Карабаш бистәсе һәм Петровка авылы, Баулы шәһәре һәм Баулы районыннан Кызылъяр авылы, Ютазы районыннан әбсәләм, Яңа Каразирек һәм Иске Урыссу авыллары; Башкортстан Республикасының Иглин районыннан Акбирде авылы, Туймазы районыннан Төмәнәк, Кандра һәм Серафим авыллары, Чишмә районы, Ярмәкәй районының Ярмәкәй авылы, Шаран районының Мичуринск авылы, Бәләбәй районының Усень‑Ивановск авылы, Уфа, Туймазы, Бәләбәй һәм Октябрьский шәһәрләре.
Кунакларны җирле хакимият башлыгы Алексей Пальчинский җылы сәламләде.
— «Дуслык» фестивале безнең олы һәм дус илебездә яшәүче милләтләр ия булган халык иҗатының күптөрлелеген саклап калу өчен зур иҗат мәйданчыгы буларак күзалланды. әлеге мәдәни чараның Халыклар бердәмлеге көненә багышлануы аеруча зур әһәмияткә ия. Һәм безнең кунакчыл шәһәребездә уза торган бәйгедә катнашырга теләүчеләр саны елдан‑ел арта, без мондый дустанә мөнәсәбәткә бары тик шат, — диде ул горурлык хисе белән.
Чыннан да бер‑бер артлы сәхнәгә күтәрелгән Ырынбур өлкәсеннән, Башкортстан һәм Татарстан шәһәр һәм авылларыннан килгән үзенчәлекле халык коллективлары дистә еллар дәвамында халыкның күңел сандыгында сакланып яткан милли җәүһәрләр — халык җырларын һәм гореф‑гадәтләрен зур саклык белән башкарулары, шул ук вакытта аларга зур осталык белән яңа бизәкләр өстәүләре белән үзешчән сәнгать ияләренең никадәр киң кырлы талантка ия булуын күрсәтте.
— Быел катнашучылар милли йолаларның байлыгын һәм төрлелеген чагылдырган уникаль номерлар тәкъдим итте. Башкаручыларның үз чыгышларына күпме хезмәт һәм илһам салганнарын күрми һәм тоймый калу мөмкин түгел иде. Һәр чыгыш халыклар арасында үзара аңлашу һәм хөрмәт үрнәге булды, — дип билгеләп үтте чараны оештыручылар.
Фестиваль берничә яшь категориясенә һәм номинацияләргә бүленде. Без, гадәттәгечә, үзебезнең Октябрьскийдан иң яхшы чыгыш тотучыларны исемлибез:
- «Вокал» номинациясендәге ансамбльләр арасында (16 яшькә кадәр) — «Реченька» үрнәк балалар фольклор ансамбле һәм «Миләшләр» фольклор ансамбле — беренче дәрәҗә лауреатлар; 16 яшьтән 40 яшькә кадәр — «Мирас» вокаль ансамбле — беренче дәрәҗә лауреат; 40 яшьтән өлкәнрәк — «Илемпи» чуваш халык ансамбле, «Ынйылар» башкорт халык вокаль ансамбле, «Талларым» вокаль ансамбле һәм «Родные напевы» халык вокаль ансамбле — беренче дәрәҗә лауреатлар; «Услада» эстрада вокаль ансамбле — икенче дәрәҗә лауреат;
- «Хореография» номинациясендә 8 яшьтән 10 яшькә кадәр — «Аргешти» халык биюләре ансамбле — беренче дәрәҗә лауреат; «Яңа вакыт» бию мәктәбе — өченче дәрәҗә лауреат;
14 яшьтән 17 яшькә кадәр — «Нео Эльфа» бию театры — икенче дәрәҗә лауреат; «Аргешти» халык биюләре ансамбле — өченче дәрәҗә лаурает.
- «Хореография» номинациясендә 18 яшьтән өлкәнрәк — «Гармония» бию коллективы — беренче дәрәҗә лауреат; «Өмет» хореография ансамбле — икенче дәрәҗә лауреат. Фестиваль берничә яшь категориясенә һәм номинацияләргә бүленде.