-4 °С
Болытлы
Мәдәни чара Ярмәкәй районының Ярмәкәй авылында узган. «Халык вокалы» номинациясендә 18 коллектив арасында көч сынашкан «Тальянка» ансамбле җитәкчесе Айгөл Миңнуллина сүзләренә караганда, фестивальнең дәрәҗәсе елдан‑ел арта.
Бу соңгы вакытта «Тальянка» ирешкән бердәнбер казаныш түгел. Ул күптән түгел өлкән буын кешеләре арасында оештырылган «Мин сине яратам, тормыш!» республика иҗат фестиваленең гран‑при иясе булды.