Туган як
-11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
18 сентябрь , 15:35

Гармун телләрендә — сандугач моңы

Октябрьскийда 25нче тапкыр «Уйна, гармун!» фестивале узды

Гармун телләрендә — сандугач моңы
Гармун телләрендә — сандугач моңы

Халык музыкасын яратучыларның юбилей фестивале 200гә якын катнашучыны җыйды. Үз талантларын Туймазы, Баулы, Сарман, Ютазы районнарыннан һәм Бөгелмәдән килгән кунаклар күрсәтте.

Бәйрәмне тантаналы рәвештә Төрекмән бистәсенең «Нур» клубында ачтылар. Октябрьскийлылар катнашучылар һәм тамашачылар өчен пылау һәм кайнап торган самавырлы чатыр корганнар иде. Бәйрәм истәлеге итеп сурәткә төшәр өчен фотозоналар эшләде.

Вокалистларны, биючеләрне һәм гармунчыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде:
— 25 ел эчендә халык бәйрәмендә катнашучыларның географиясе киңәйде, килүче коллективларның һөнәри дәрәҗәсе күтәрелде. Төрекмәндә генә түгел, «Йолдызлы» паркында да концерт куеп, сез шәһәр халкын да үз сәнгатегез белән сөендерәсез.

Октябрь Рәис улы иҗат коллективларына фестивальдә катнашкан өчен истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырды.

Бәйрәм белән «Башкортстан Республикасы татарларының милли‑мәдәни автономиясе» төбәк иҗтимагый оешмасының территориаль бүлекчәсе рәисе Рөстәм Нәфыйков котлады:
— Халкыбыз тормышында гармун һәрвакыт аерым роль уйнады. Ул теләсә кайсы бәйрәмнең үзгә бер яме. Бүгенге фестивальгә ерак араларны якын итеп килеп җиткән һәркемгә зур рәхмәт. Сез халкыбызның гореф-гадәтләрен, телен һәм мәдәниятен оныттырмыйсыз. Әлеге күркәм чараны 25 ел буена үткәргән «Нур» клубына аерым рәхмәт. Фестиваль безнең шәһәрнең йөзек кашы, ул Русия Президенты, Башкортстан Башлыгы грантларына лаек булды. Без аның белән бик горурланабыз!


Мәдәни чараны шәһәр Мәдәният йортының «Тальянка» халык вокаль ансамбле дәвам итте.
Милли киемнәр кигән кунаклар һәм катнашучылар халык көйләре һәм гармун моңына кушылып, биергә чыктылар. Импровизацияләнгән сәхнәдән гармуннар гына түгел, кубыз, думбра, барабан һәм башка борынгы музыка кораллары да яңгырады.

Фестивальдә хореография ансамбльләре дә катнашты. Аларның берсе — Туймазыдан «Ялкын» халык коллективы, алар Октябрьскийда беренче тапкыр чыгыш ясадылар.
— Матур, яхшы оешканлык, барысы да кунакчыл. Без татар авыл костюмнары киеп чыгыш ясыйбыз. Арабызда шундый костюмнар тегүче оста Лира Хафизова бар. Фестиваль бик ошый, — дип сөйләде коллектив җитәкчесе Химия Нәҗипова.

Фестиваль «Йолдызлы» паркында дәвам итте. Гармун тавышын ишетеп, халык сәхнәгә якынлаш­ты. Олылар да, балалар да башкорт һәм татар җырларына кушылырга кыенсынмады.
— Оештыручыларга рәхмәтле. Бар да искиткеч! Чыгышлардан күңелләр тула. Октябрьскийлылар яхшы күңеллеләр, алардан уңай энергия ташып тора. Без фольклор ансамбле, бездә барлык уен кораллары бик гади. Мәсәлән, тактада элек кер юган булсалар, ә без хәзер уйныйбыз, — дип уртаклаш­ты «Зөбәрҗәт» халык фольклор коллективы катнашучысы Ильмера Кузьмина үз чыгышларыннан соң.


— Без Башкортстанда беренче тапкыр. Октябрьский бик ошады! Безне җылы каршы алдылар. Ашаттылар, һава торышы яхшы, кешеләр исә гомумән искиткеч. Бәйрәм уңышлы үтте! — дип өстәде коллектив җитәкчесе Илһамия Кутусова.

Ә Әминә Ситдыйкова фести­вальдә яшьләрнең күбрәк булуын теләде: аларга милли музыканың матурлыгын тапшырырга кирәк.
Сәхнәдәге милли киемнәрдән күзләр камашты: катнашучылар татар, башкорт, чуаш киемнәрен киделәр.

Чуаш милли костюмына охшатып ясалган күлмәктән чыгыш тоткан гармунчы Виталий Кузнецов:
— Без көн саен эшлибез, ә концерт барганда кешеләр җыелса, бу артистларга илһам бирә. Гармун белән мин кечкенәдән үк дус: әтием гармуннар ясады. Җиде яшемдә мин инде бу инструментта бик яхшы уйнадым.
Тамашачыларда «Йолдызлы» паркындагы концерт җылы хисләр уятты. Башкортстанда яшәүче халыкларның музыкасыннан, кош авазлары чыгара торган гаҗәеп музыка коралларыннан алган якты тәэсирләр алар күңелендә озакка сакланып калачак.

— Концерт программасы бай. Мин балачактан ук халык музыкасы, рус һәм башкорт фольклоры белән таныш. Авылда бабай музыка коралларында уйный иде. Шуңа күрә халык музыкасы миңа ошый, — дип тәэсирләре белән уртаклашты шәһәр кызы Азалия Кәримова.


2023 елдан Башкортс­танда республиканың муниципаль районнары
һәм шәһәрләренең бренд чараларына финанс ярдәме күрсәтелә.
Быел мондый күренекле чаралар 27 муниципаль берәмлектә уздырылды.
Аларның иң яктылары — Бөредә үткән «Керәшен салкыннары» эстрада җыры һәм биюенең төбәкара фестиваль-конкурсы,
Октябрьскийда оештырыл­ган Гата Сөләйманов исемендәге республика Курай бәйрәме.

Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы:

— Мәдәниятнең чиге юк. Ул кешеләрне, аларның гражданлыгына, милләтенә, диненә карамастан, берләштерә торган корал. («АРТ-Корылтай» мәдәни форумдагы чыгыштан, 2021 елның 14 мае)

Анастасия АВЕРИНА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: