Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
11 сентябрь , 15:20

«Дуслык» милләтләрне берләштерә

Шәһәр халкын 26 октябрьдә Октябрьский шәһәренең Милли мәдәниятләр үзәгендә узачак «Дуслык» төбәкара милли мәдәниятләр фестиваль‑конкурсында катнашырга чакыралар.

«Дуслык» милләтләрне берләштерә
«Дуслык» милләтләрне берләштерә

Чара Русия Федерациясе территориясендә яшәүче халыклар мәдәниятенең күп жанрлы бәйрәме буларак үткәрелә.
Катнашуга чакырылалар:
‑ милли берләшмәләр, милли мәдәни үзәкләр, иҗтимагый берләшмәләр һәм халыклар оешмалары вәкилләре;
‑ мәдәният, мәгариф һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең традицион халык мәдәниятен саклау һәм торгызу белән шөгыльләнүче үзешчән вокаль һәм фольклор коллективлары.
Фестивальдә катнашу өчен кирәкле шарт: милли һәм стильләштерелгән костюмнар. Чыгыш программасы башкаручыларның яшенә туры килергә тиеш.
«Дуслык» VI төбәкара фестиваль‑конкурсында катнашуга гаризалар Милли мәдәниятләр үзәге тарафыннан 23 октябрьгә кадәр түбәндәге форма буенча электрон почтага «дуслык» тамгасы белән кабул ителә: [email protected].
Белешмәләр өчен телефоннар: 8 (34767) 7‑15‑00, 8‑927‑927‑95‑05.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: