Туган як
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният дөньясында
2 сентябрь , 10:52

Мәдәниятле хәерле кич

Җырларга, биергә, музыка коралларында уйнарга, ә бәлки волонтер булырга — баланы кайсы юнәлешкә яздырырга икәнен хәл итәргә октябрьскийлылар «Мәдәнияткә рәхим итегез» традицион чарада ирештеләр.

Мәдәниятле хәерле кич
Мәдәниятле хәерле кич

Мәдәнияткә ике мәйданчыкта — Юрий Гагарин исемендәге һәм «Йолдызлы» паркларында чакырдылар. Тирә-якта — матур, якты, күңелле.

Иҗат мәйданчыкларына йөргәндә, октябрьскийлылар җирле талантларның чыгышларыннан ләззәтләнеп кенә калмадылар, бәлки, булачак артистны, хореографны, музыкантны яки солистны кайсы түгәрәккә бирергә мөмкинлеген дә хәл иттеләр.

Бәйрәм «Йолдызлы»да башланды. Анда үз юнәлешләрен 1нче Балалар сәнгать мәктәбе һәм Милли мәдәниятләр үзәге тәкъдим итте.

— Улымны музыка мәктәбенә яздырырга уйлыйм, әмма ул әлегә кечкенә, шуңа күрә әле без нәрсә ошарга мөмкинлеген генә күзәтеп йөрибез. Сайлау мөмкинлеге булуы ук мине шатландыра, — дип уртаклашты Тамара Иванцова.

Юрий Гагарин исемендәге паркта, совет космонавты бюсты каршында шәһәр халкы шулай ук 2нче Балалар сәнгать мәктәбендә уку юнәлешләре һәм шәһәр Мәдәният йортының иҗади коллективлары белән таныша алды.

Тарих‑туган якны өйрәнү музее директоры Ирина Медведева барлык теләүчеләр өчен җәяүле экскурсия уздырды, ул шәһәр турында кызыклы фактлар белән уртаклашты. Биредә үк мәдәният волонтерлары иҗади мастер‑класслар оештырды.

«Октябрьский — осталар шәһәре» иҗат берләшмәсе әгъзалары да игътибарсыз калмады. Алар кул эшләрен күргәзмә-ярминкәдә тәкъдим итте.

— Олы кызым күптән инде музыка мәктәбен тәмамлады, һәм бу белемнәр аңа укуда бик кирәк булды — ул югары уку йорты тормышында актив булды, студентлар арасында узган конкурсларда даими катнашты. Хәзер «музыкалка»га урта улымны яздырырга уйлыйм. Аңа 10 яшь, гитарада уйнарга тели. Безгә 2нче санлы Балалар сәнгать мәктәбенең «Тет‑а‑тет» ансамбле чыгышы ошады, — дип белдерлде Оксана Кушниярова.

Музейның өлкән фәнни хезмәткәре, «Мәдәният волонтерлары» Бөтенрусия хәрәкәтенең җирле бүлеге җитәкчесе Юлия Волкова:

— Безнең берләшмәдә яшь әһәмияткә ия түгел: мәдәният волонтерлары — яшь чикләүләре булмаган бердәнбер волонтерлар. Безнең составта мәктәп укучыларын да, пенсионерларны да очратырга була. Иң кечкенәбезгә — тугыз яшь, өлкәненә — 72. Безгә берничә буын килә: әбиләр, әниләр, балалар... Шулай итеп безнең берләшмә уртак гаилә мавыгуларын формалаштырырга ярдәм итә.

Октябрьскийлылар — төбәкара һәм бөтенрусия конкурсларында катнашучылар. Шәһәр ел саен республикада яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен популярлаштыруга, милләтара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.

2023 елдан республика шәһәрләре һәм районнарының йөзек кашы булып өлгергән чараларына дәүләт ярдәме күрсәтелә.
Еллык субсидиянең гомуми суммасы 31,5 млн сум тәшкил итә.

2024 елда бренд чаралар Башкортстанның 27 муниципалитетында узды.
Октябрьскийда үткән Гата Сөләйманов исемендәге республика Курай бәйрәме шуларның берсе.

 

Радий Хәбиров:

— Мәдәниятебез, аның нәтиҗәсендә күңелләребездә туган яхшылыклар булмаса, кешеләр чын батырлыкка әзер булмас иде. Ә кыю эш-гамәлләрне бу катлаулы вакытта бик күпләр башкарды. (Республиканың мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләрен бүләкләү тантанасындагы чыгышыннан, 2020 елның 27 июне)

Анастасия Нигъмәтуллина

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: