Бәйрәм Октябрьский шәһәренең Төрекмән микрорайоны урамнары буйлап милли костюмлы гармунчылар йөреше белән башланачак.
Чараның төп өлеше шәһәрнең «Йолдызлы» паркында узачак. Биредә милли ишегаллары бизәләчәк, халык һөнәрчелеге һәм осталарның күргәзмә‑ярминкәләре үтәчәк.
Бәйрәм төрле уеннар һәм ярышлар, җырлар, такмаклар һәм массакүләм биюләр белән үрелеп барачак. Гармунчылар, үзешчәннәр һәм профессиональ артистларның зур концерты белән тәмамланачак.
Халык музыка коралларында уйнау, декоратив‑гамәли иҗат һәм традицион халык һөнәрләре буенча мастер‑класслар оештырылачак. Бәйрәмдә һөнәрман һәм һәвәскәр коллективлар, татар милли фольклоры һәм халык башкару сәнгате жанрында эшләүче берләшмәләр һәм солистлар, шулай ук традицион мәдәниятне иҗади реконструкцияләү белән шөгыльләнүче берләшмәләр,
этно‑тарихи реконструкция клублары, халык костюмы театрлары, декоратив‑гамәли иҗат һәм традицион халык һөнәрләре осталары катнашачак.
Шәһәр халкын һәм кунакларны бәйрәмдә көтеп калабыз!