Октябрьский Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы мохит булдыруның иң яхшы проектларының IX Бөтенрусия конкурсына заявка биргән республика муниципалитетларының берсе.
Шәһәр «Октябрьский: мирасны саклап калу» проектын тәкъдим итә — бу музыка көллияте янындагы территорияне төзекләндерүне күздә тота.
Шәһәрнең үзәк өлешен төзекләндерү проекты белән Октябрьский Бөтенрусия бәйгесендә өченче тапкыр катнаша.
Хакимиятнең торак-коммуналь хуҗалык һәм төзекләндерү бүлеге начальнигы Вероника Давыдова:
Әлеге бәйгедә безнең шәһәрдән тыш, Бәләбәй, Дүртөйле, Нефтекама, Учалы, Благовещенск, Салават шәһәр һәм районнары да катнаша.
Проектларны федераль экспертлар бәяләячәк. Конкурс нәтиҗәләре 1 сентябрьгә кадәр билгеле булачак. Иң яхшы инициативалар РФ Төзелеш министрлыгы грантларын отачак.
2019 елдан башлап Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлекләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектларының Бөтенрусия конкурсында Башкортстаннан 29 проект җиңүче булды. Территорияләрне үстерүгә җәлеп ителгән федераль акчалар суммасы 2,2 млрд сум тәшкил итте. Бәйге — «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты чараларының берсе.
Башкортстан Башлыгы:
Чыганак: «Октябрьский нефтяник»